Мәдәни мохит
6 апрель 2023, 06:34

Ул Әҗәлгә дә гашыйк иттерде!

Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия драма театрының легендасы Равил Шәрәфиевка 85 яшь тулды.

Ул Әҗәлгә дә гашыйк иттерде!Ул Әҗәлгә дә гашыйк иттерде!
Ул Әҗәлгә дә гашыйк иттерде!

Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, Г.Тукай, М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия драма театрының легендасы Равил Шәрәфиевка 85 яшь тулды.  Аның юбилей кичәсе нәкъ туган көнендә, 5 апрельдә, гомер буе иҗат иткән театры сәхнәсендә зур аншлаг белән үтте. Билетлар сатуга чыгу белән берничә көн эчендә сатылып беткән.
Кичәнең сценариен Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев язган. Режиссер – Татарстанның халык артисты Радик Бариев.
“Ул –легендар артист, талантлы щепкинчы, зыялы шәхес, турыдан бәреп сөйләүче нечкә күңелле кеше. Бөеклеге белән бергә шулкадәр гади һәм ихлас була алуы – таң калдыра. Сәхнәгә чыкканда тамашачылар иң башта аның тавышсыз гына эче катып көлүен ишетә сыман! Чөнки аның күңелендә һәрвакыт юмор яши. "Нинди генә тискәре роль уйнаса да, артистның сөйкемлелеге калырга тиеш" – дияргә ярата ул үзе. Шуңадырмы ул безне хәтта Әҗәлгә дә гашыйк иттерде”  дип яздылар театрның социаль челтәрендә.

Ул Әҗәлгә дә гашыйк иттерде!
Ул Әҗәлгә дә гашыйк иттерде!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас