

25, 26, 27 апрельдә Уфада «Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» кысаларында Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры гастрольләре узачак. Театрның сәнгать җитәкчесе – Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Сәлимҗанов исемендәге дәүләт бүләге иясе Рөстәм Галиев.
Алар Уфага 4 спектакль алып килә. Гастрольләр күренекле драматург Т.Миңнуллин пьесасы буенча куелган спектакль белән ачыла. «Нәзер» спектакленең режиссеры – Рөстәм Галиев.
Сугышта ике дус нәзер әйтәләр: бу мәхшәрдән исән-сау кайтсалар, бер атнага хатыннарын алышып торырга! Исән-сау кайталар бит болар. Тик нәзер турында оныталар. Шуннан соң башлана инде хәлләр...
Спектакльләре милли театрның алтын фондына кергән татар драматургиясе классигы Кәрим Тинчурин пьесасы буенча «Сүнгән йолдызлар» спектакле дә тамашачылар күңелендә үз урынын тапкан.
Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары, ышанулары эчендә олы мәхәббәт туа. Чиста йөрәкле, ихлас сөя белүче яшь, матур Сәрвәр белән Исмәгыйль бер-берсе өчен яратылган җаннар. Ямьсез, бөкре, «тышкы күренеше шайтанга охшаган» Надир да чибәр Сәрвәрне ярата, аның да бәхетле булырга хакы бар...
«Бердәм Русия» партиясенең «Русиянең кече шәһәрләре театрлары» федераль проекты кысаларында куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» (Т.Миңнуллин) әсәрен сәхнәгә Башкортстанның атказанган артисты Фиргат Гарипов чыгарган.
Лев Толстойның «Холстомер» повесте буенча сәхнәләштерелгән «Алаша» спектакле – бу театр сезонының премьерасы. Спектакльнең төп геройлары – атлар, кешеләр монда икенче планда кала. Атлар кешеләрдә генә була ала торган хисләрне кичерәләр. Яшьлегендә Алаша матур, затлы, мәһабәт ат булган, чабышларда аңа тиңнәр булмаган, тик ул ала төстә. Үзенең токымдашларыннан аерылып торуы – аның фаҗигасе. Ә башкаларга охшамау, «ала-колалык» төркемнең тынычлыгын боза, ачуын кузгата, ярсыта...
Спектакльләр «Нур» театрында сәхнәсендә куела. Билетларны «Пушкин картасы» буенча да сатып алырга мөмкин.