Мәдәни мохит
29 март 2023, 15:11

Ләйсән Гыймаева - атказанган!

Бер тапкыр бирелгән иде бит инде дисезме?  Хикмәт шунда...

Ләйсән Гыймаева - атказанган!Ләйсән Гыймаева - атказанган!
Ләйсән Гыймаева - атказанган!

Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышыннан соң Рөстәм Миңнеханов әлеге өлкәдә зур уңышларга ирешкән сәнгать вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар арасында җырчы Ләйсән Гыймаевага “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исеме бирелде.

Бер тапкыр бирелгән иде бит инде дисезме? Ул чакта указга кул куелган иде. Хәзер исә җырчы бүләкне кулына алды.

“Булды бу! Инде монысы рәсми рәвештә. Рәхмәтем чиксез. Бу минем өчен бик кадерле бүләк. Әтием исән булса, шундый сөенер иде… Миннән күбрәк бу көнне ул көтте. Күрә генә алмады…” дип уртаклашты җырчы социаль челтәр битләрендә.

Әйткәндәй, мартның соңгы көнендә Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов Уфа тамашачыларына үзләренең “Ир+хатын” дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итә. Алар белән бергә сәхнәдә кызлары Таңсылу да чыгыш ясаячак. Белүегезчә, коронавирус чикләүләре вакытында Ләйсән “күпшәхесле” кешегә әйләнде. Ул тудырган көлкеле образларны “Яшьләр” мәдәният сараенда үтәчәк концертта күрергә мөмкин.

Моңлы, җылы, ихлас кичәдән читтә калмагыз, дуслар!

Ләйсән Гыймаева - атказанган!
Ләйсән Гыймаева - атказанган!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас