

Уфа “Нур” татар дәүләт театры репертуарында яңа комедия пәйдә булды. Тамашачы хөкеменә Юныс Сәфиуллинның “Әллә өйләнергә инде?” дип аталган әсәре буенча сәхнәләштерелгән премьера чыгарылды.
Төп герой – Әхмәт (Фәнил Гайзетдинов һәм Динар Тимершәехов башкара). Официант булып эшләүче уңган, шактый акчалы һәм искиткеч юаш буйдак. Шулкадәр юаш ки, дачасы да, фатиры да, хәтта өр-яңа катеры да дусты Фирдус (Эльмир Газизуллин, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты/ Эльмир Хәертдинов) белән уртакка сатып алынган. “Уртак” дигәне исем өчен, әлбәттә, чөнки Әхмәт өч өлеш түләгәндә, Фирдус берне түләгән. Бу хәлдән дуслар үзләре, алардан бигрәк Фирдусның хатыны Рәйсә (Миңнинур Сәетова-Гыйзәтуллина, Башкортстанның – халык, Татарстанның атказанган артисткасы/Резида Зарипова, Башкортстанның атказанган артисткасы) бик канәгать. Бурычны да түләми, мөлкәтне дә югалтмый рәхәт яшәвен дәвам итәр өчен ул Әхмәтне үзенең сеңлесе Ленага (Гөлназ Мөхәммәдиева, Башкортстанның халык артисткасы/
Гөлназ Биктимерова, Башкортстанның атказанган артисткасы) өйләндерергә тели. Ә менә Әхмәтнең апасы Һәдия (Рида Фәхрисламова, Башкортстанның атказанган артисты/Фина Вәлиева, Башкортстанның – халык, Татарстанның атказанган артисткасы) моның белән һич риза түгел. Ул энесен ахирәтенең оныгы Гөллигә (Лилия Таҗетдинова/Зәринә Фәйзуллина) өйләндермәкче. Буйдак булып йөрүдән Әхмәт үзе дә туйган, әмма аңа “тагылган” кәләшләр кирәкми. Үз насыйп ярын йөрәге белән сайларга тели.
Спектакльнең режиссеры – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган артисты Илдар Вәлиев. Премьера алдыннан Нур” театрының “Вконтакте” төркемендә аның белән подкаст оештырылды. Режиссер “Яңа спектакль нәрсә турында?” дигән сорауга:
-Бөтен спектакльләр дә мәхәббәт турында инде ул. Апасының туганына карата мәхәббәте, иренең – хатынына, хатынының мөлкәткә карата мәхәббәте... Чиксез тема бу. Ләкин әсәрдә мәхәббәттән тыш та темалар бар. Мәсәлән, дуслык, – дип җавап бирде. Һәм фикерен дәвам итте. –Өйләнү – бик четрекле мәсьәлә ул. Күп кенә лаеклы ир-егетләр өйләнә алмый йөри. Ни өчен? Кемдәдер тәкъдим ясармын да, ә ул кире кагар дигән курку бар. Кемнедер әти-әнисе “30га җит тә, аннан соң өйләнерсең!” дип тәрбияли. Кемгәдер башта үз мөлкәтеңне булдыр диләр... Табигате буенча йомшак, нечкә күңелле егетләр дә була.
Кызларның да төрлесе китте хәзер. Чак кына очраша башласалар, “Кайда эшлисең?”, “Машинаң нинди?” дип кызыксынырга тотыналар. Әгәр ул машина иномарка түгел икән, бик тиз юкка чыгалар...
Әлеге әсәр Совет чорында язылган булса да, бүгенге заманга яраклаштырып эшләнде”, – диде режиссер.
“Спектакльдә вакыйгалар зәвыклы бара” “Конфликтлар да матур” дигән сүзләр дә ишетелде подкастта. Тик режиссер сүзләренә караганда, анысы айсбергның өске өлеше генә. Айсбергның астын тамашачы театрга килеп, спектакльне карагач күрергә тиеш иде...
Ял көнемне мәдәни программа белән баетып, шул айсбергның аскы өлешен күрмәк булып, мин дә театрга киттем... Сәхнәдә торган чагу декорация, күз ачып йомганчы тулган Зур зал, шат йөзле тамашачылар – боларның һәммәсе ниндидер илаһи могҗиза вәгъдә итә иде. Әмма... айсбергның астын күреп булмады. Хәтта, киресенчә, йөгереп барып суга чумгач, сай елганың комлы төбенә баш белән бәрелгән кебегрәк хис калды...
Кеше көлгәндә миңа да төрт диләрме әле? Сүз дә юк, тамаша залында утыручылар белән бер дулкынга кушылып, сәхнәдәгеләрнең кыланышыннан көлеп куйган моментлар булды. Тик бу күбрәк “кытыклап көлдерү”гә якынрак иде. Берничә тамашачының “Ошадымы?” дигән сорауга “көлдек инде” дип җаваплавы да моның шулай булуын дәлилли. Көлгәннәр, ә конкрет нәрсәдән көлгәннәрен әйтә алмыйлар... “Нинди мизгел аеруча күңелегездә уелып калды?” дигәнгә дә “Су керделәр кызык итеп” дигән җавап булды... Көлгәннәр, нидән көлгәннәрен ишектән чыкканчы онытканнар... Ничек буш килсәләр, шулай буш кайтып китәләр булып чыга түгелме соң?
Без яшәгән заман бик үзенчәлекле, әлбәттә. Үзе рәхәт, үзе гаять катлаулы ул. Шуңа да тамашачыларның репертуардан комедия эзләве гаҗәп түгел. Ә бөтен жанрлар арасында да комедия һәрвакыт иң катлаулысы булган. Бүгенге битарафлык, ваемсызлык күңелләрне пәрәвез урынына урап алган чорда исә кешеләрне көлдерү тагын да авыррактыр. Әмма театрлар да “тик-ток”ча көлдерүгә күчеп бетсә, ни булыр соң? Мәктәпләр укучыларны тәрбияләү бурычын үз иңеннән төшергән кебек, театрлар да тамашачыны тәрбияләүне кирәк санамыймы?
Шунысын да игътибардан читтә калдырып булмый. “Нур”да күптән түгел генә Айгиз Баймөхәммәтовның “Кредитка алынган хатын” әсәре буенча куелган комедия дөнья күргән иде. Репертуарда өйләнү мәсьәләсе артык өскә калка түгелме?..
Премьерадан соң мең төрле уй калды. Бөекләрнең кайсыдыр “Без көлә-көлә начарлыктан арынабыз” дигән. Көләсе килә, күзләрдән яшьләр акканчы көләсе, авыр уйлардан бушанасы һәм яктыларыннан тулышып кайтып китәсе килә театрдан. Кирәк, бик кирәк бүгенге көндә комедияләр. Әмма ничә еллар дәвамында шаулап барган, фәлсәфә, тормыш һәм юмор сүтелмәс бер аркан булыр үрелгән “Гөргери кияүләре” (Т. Миңнуллин) кебек комедияләр төшеп калгач, репертуарда мондый комедияләр урын ала икән, алга китеш булырмы?
Эльмира Ибраһимова.
Динар Тимершәехов:
“Бу комедия беренче карашка бик гади, хәтта примитив тоела. Әмма ул бик җанлы. Вакыйгалар агышы тиз. Геройлар һәрвакыт хәрәкәттә һәм алар характерлары буенча төрле-төрле. Шуның белән алар тамашачыны кызыктыра да инде. Пьесада комик хәлләр бераз күпертеп бирелгән, әмма ниегздә алар тормыштан алынган. Һәркем бу дөньяда үз бәхетен табарга тырыша һәм моның өчен үз юлларын эзли бит. Безнең геройлар да шулай.
Ролемә килгәндә җайлы гына бирелде дип әйтә алмыйм. Каршылыклар була инде. Чит кешенең язмышын уйныйбыз бит.
Гөлназ Биктимерова:
“Акчага сатылган кызлар күп бит инде безнең заманда. Минем образым Лена да шундыйларның берсе. Дөрес, ул акча-мөлкәткә алданып, ярык тагарак янында басып калмый. Автор аны парлы калдырган.
Үземә бу ролем ошады. Гел йомшак, юаш лирик образлардан соң чагу, характерлы кызны уйнадым. Ул озак уйлап тормый апасына да җикеренә, җизнәсенә дә... Барысы да җиңел генә, рәхәт кенә бирелә дип уйлый. Әле дөньяның ачысын күрмәгән кыз ул. Мин аны шулай дип кабул иттем. Әлбәттә, режиссер аны Һәдиядән куркытты. Миңа калса, андыйлар беркемнән дә курыкмый”.