Мәдәни мохит
25 март 2023, 05:55

Бер сәхнәдә өч артист!

Башкала тамашачысын үзенчәлекле концерт көтә

Бер сәхнәдә өч артист!Бер сәхнәдә өч артист!
Бер сәхнәдә өч артист!

Сәнгать күгендә әледән-әле яңа йолдызлар кабына. Кайсыдыр башта ук чагу булып, башкалардан аерылып балкый башлый. Ә кайсыдыр тәүдә тоныграк, күзгә әллә ни бәрелмәс нур бөрки. Тик икенче карауга башкалардан да уздыра. Бүгенге эстрада шул төрлелеге белән кызыклы да инде – август төнендәге күктән дә күбрәк анда йолдызлар.

Менә бүген дә Уфаның “Яшьләр” мәдәният сараенда өч артист чыгыш ясый. Башкортстан тамашачысына аларның берсенең генә исеме яхшы таныштыр.Ул да булса бик күп кызларны үзенә гашыйк иткән Илнат Фәрхуллин. Ә менә Илшат Сафин һәм Рәфис Кәлимуллинны биредә бик белмиләр. Өчесе дә яшь, өчесе дә бик үзенчәлекле җырчы, диләр. Тик менә аларның үзенчәлеген  һәр тамашачы үзе өчен үзе генә ача ала, имеш...

Булгач булсын дигәннәрдер инде, алып баручылар итеп тә егетләрне сайлаганнар. Ә менә аларын тамашачы яхшы белә: “Мунча ташы”нда шомарган, кызган һәм кыздырырга өйрәнгән Илгиз Гыйльфанов белән Рөстәм Хәсәнов.

Дәртле, моңлы концерт 25 мартта 19.00 башлана.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас