Мәдәни мохит
24 март 2023, 08:02

“Жиз кыңгырау моңнары” - дуслык күпере

23 февральдә татар-башкорт әдәбияты күгендә якты йолдыз булып балкыган, олы шәхес, туган халкыбызның мәшһүр улы, Башкортстанның халык шагыйре, драматург Әнгам Касыйм улы Атнабаевка 95 яшь тулган булыр иде.

“Жиз кыңгырау моңнары” - дуслык күпере“Жиз кыңгырау моңнары” - дуслык күпере
“Жиз кыңгырау моңнары” - дуслык күпере

   23 февральдә татар-башкорт әдәбияты күгендә якты йолдыз булып балкыган, олы шәхес, туган халкыбызның мәшһүр улы, Башкортстанның халык шагыйре, драматург Әнгам Касыйм улы Атнабаевка 95 яшь тулган булыр иде.

   “Кеше китә - җыры кала” диләр халыкта. Әйе, Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев арабызда булмаса да, аның җаны, рухы, иҗады безнең белән.

   Әнгам Атнабаев бик күпләрнең яраткан шагыйре иде.Үтә дә гади, халыкчан булганы, күңелгә якын темаларны образлы тел белән язганы, ихласлыгы, җор сүзлелеге, башка берәүне дә кабатламаганы өчен үз итте аны халык. Шуңа да ул бәянең иң югарысына – халык шагыйре дигән исемгә лаек булды.      

                             Юк,сагынмам, димә

                             Сагынырсың!

                             Сагындыра бит ул үткәннәр

                             Алар шулай сагындырыр өчен

                             Тиз-тиз генә үтеп киткәннәр.

   Әйе, бер шигырендә Әнгам Атнабаев шулай дип язган иде. Сагындыра икән шул… Сагынабыз, сине Атнабай…! Шагыйрьне чиксез сагынусыз искә алып булмый…

   Шагыйрь дустын сагынып, ерак араларны якын итеп, халкыбызның моң чишмәсе, Әнгам Касыйм улының шигыренә язылган “Жиз кынгырау  моннары” дигән җыры белән исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган талантлы шәхес,  Борай җирендә гомер итүче үзешчән композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вәсил Карам улы Хәбисламов безнең белән очрашуга килде. Тәтешле балалар ижат йортында узган чарада  Атнабайның иҗатына гашыйк кешеләр белән зал шыгрым тулы булды. Тамашачылар көчле алкышлар белән кунакны залга чакырдылар. Сәламләү сүзе белән кунаклар алдында Тәтешле районы хакимияте башлыгы урынбасары Әлфия Урал кызы чыгыш ясады. Үз чыгышында ул Васил агага, барлык Тәтешле халкы исеменнән, дусты Атнабайның иҗадын зурлавы һәм ерак араларны якын итеп безнең белән очрашуга килүе өчен рәхмәт белдерде.

       Кичә  кунагыбызның иҗады, тормыш юлы һәм аның җырлары белән үрелеп барды. 

      Җырларны Вәсил Карам улы 1961 елда ук яза башлый. Ул чакта ул Яңавылда мәдәният йортында эшләгән була һәм “Азат хатын” журналында Шәүкәт Галиевның “Диңгезнең дә була төрле чагы” дип аталган шигырен укып, җыр яза. Аның күңелендә сагыну, юксыну кичереп туган беренче җырын җырчылар бүген дә үз репертуарларына теләп кертә. Соңрак бу җыр “Раушаниям, бәгърем” дип атала башлый. Аның бу җыры өчен заманында хәтта республиканың Мәдәният министрлыгы 80 сум акча да түли (Вәсил ага ул вакытта аена 60 сум акча алып эшли).
“Шуннан соң бер җырым өчен дә акча алганым булмады”, — дип елмаеп искә ала бүген композитор. Зәңгәр экраннардан, радиодан бу җырны БАССРның атказанган артисты Гомәр Әбделманов һәм БАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Илфак Смаков башкардылар.

 “Земфирәкәй”, “Ак дулкыннар”, “Сине сөеп” җырлары да үз тамашачысын тапкан әсәрләр буларак билгеле. Шулай ук Вәсил ага киң билгеле спектакльләргә дә көйләр язды. Туфан Миңнуллинның “Әлдер­мештән Әлмәндәр” пьесасына язган музыкасының аеруча яратып башкарылуын әйтте ул.
Туган ягы Борай турында да бар аның җырлары. “Борай ягы Танып буйлары”, “Борай маршы” җырлары  туган районында үткәрелгән һәр чарада диярлек башкарыла. Алардан туган ягын ярату хисләре ташып тора.

      Бөтен гомерен моң иленә багышлаган, музыка мәктәбендә укытып, балаларга баянда уйнау серләрен төшендергән, инде олыгайса да, баяны белән сәхнәдән төшмәүче бу кешенең популяр җырлар авторы булуына бер дә гаҗәпләнәсе юк. Күптән мәрхүм булган әти-әнисе улларының казанышларына ничек сөенер иде! Тик язмыш аларга газиз улларының нинди шәхес булып үскәнен күрергә насыйп итмәгән.
Тумышы белән Борай районының Абдулла авылыннан ул. Сабый чагында аның әтисенә “кулак” мөһере сугып, аларны гаиләләре белән Караидел районына сөрәләр. Әнисе, баласын саклап калырга тырышып, өзлегеп, гүр иясе була. Ул чагында Вәсил агага нибары яшь ярым була. Шуннан башлап ул ана назын күрми үсә.

   Вәсилгә 11 яшь булганда гына әтисе акланып, туган авылларына кайта алар. Үз тырышлыгы белән күрше апаның вятский гармунында уйнарга өйрәнгән улына әтисе гармун сатып ала. Гаилә Свердловск өлкәсенең Кировоград шәһәренә күчеп килгәч, Вәсил шунда гармун түгәрәгенә йөри, ныклап гармунда уйнарга өйрәнә.
Сәләтле егет читтән торып Надежда  Крупская исе­мен­дәге Мәскәү мәдәният институтында белем ала, төрле эшләр башкара.

Каникуллар вакытында туган якларына кайтып йөри, яшьләрне гармунда, баянда уйнап җырлата. Егетнең сәләтен шунда күреп калалар һәм концертларда катнашырга чакыралар. Институтны өченче курстан ташларга туры килә, чөнки уку авырлаша, барып йөрергә ерак, уңайсыз була. Вәсил Уфа музыка училищесын тәмамлый. 1958 елдан бирле ул баяныннан, сәхнәдән, җырдан аерылмый.

 “Телевидение-радиодан җыр­ларымны башкаралар, әледән-әле минем үзем уйнаган “Сыерчыклар биюе”н, маршларымны ишеттерәләр, авылда, районда үткәрелгән концертларда катнашырга чакыралар – мин шуның белән бәхетлемен”, – ди Вәсил Карам улы.
“Күпме җыр язылды икән, санап караганыгыз юкмы?”, – дигән соравыбызга: “Әллә инде, санаганым юк. 80 тирәсе бардыр”, – ди ул. Әйткәндәй, бүген аның яше дә шул тирә. Һәр яшәгән елына берәр җыр туры килә. Димәк,
жыр-моң аның гомерлек юлдашы булды.

  Үзенен чыгышында милләтебез дөньясын җыр-моң белән баетып яшәүче олуг шәхес Васил Карам улы бөек шагыйрь белән аралашкан елларын,   “Жиз кынгырау моннарыннын” язылу тарихын   берчә моңланып, берчә елмаеп искә төшерде.

   Моңнар... Моңнар! Туң йөрәкләрне дә эретерлек, нечкә күңелләрне елатырлык якын моңнар,таныш моңнар. Кышкы юллар, карлы җилләрне ярып пар атларда җилдереп барган чакта туган җыр ничәмә еллар инде күңелләрне җилкетә, тыңлаган саен яңа хисләр уята, еракта калган яшьлеккә алып кайта.

   Җырны  беренче тапкыр киң халык катламына радио дулкыннары аша мәшһүр җырчы Илфак Смаков чыгарды, ә тугандаш Татарстанда беренче башкаручы Илһам Шакиров булды. 

 Бүген “Иң еш яңгыраган татар җыры” дигән темага сорашу үт­кәрелсә, “Җиз кыңгырау моңнары”, һичшиксез, беренче урынны яулар иде. Җырны үзешчән башкаручылар да җырлый. Һөнәри җырчылар исә аны классик әсәр дәрәҗәсенә күтәрде. Ул хөкүмәт дәрәҗәсендә үткәрелгән бәйрәмнәрнең бизәге генә түгел, ә чын-чынлап халык җыры! Җиз кыңгырау моңнарында безнең яшьле­гебезнең чыңы, сагышы, үткәнебезнең тавышы. Бу җыр   өч исемне мәңгеләштерде – шагыйрь Әнгам Атнабаевны, композитор Вәсил Хәбис­ламовны һәм җырчы Илфак Смаковны.
    Үткән кичәдә Әнгам  Атнабаев исемендәге премия лауреатлары да катнашты. Тәтешледән язучы- шагыйрь Фәнил Миннегалиев, Клара Байгазина, Дамир Әхмәтов, Күрдемнән шагыйрьнен бер туган энесе Мәгъдан Атнабаев, Фидалия Мостафиналарның чыгышын халык яратып кабул итте.

   Тантаналы чара музыкаль яктан да бик бай булды. Тәтешле биләмә ара ял итү үзәге артистлары Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Светлана Нурлыгаянова, Камиль Зиятдинов һәм монлы сандугачыбыз Гөлфинә Ильтимироваларның  башкарган җырлары тамашачылар күңеленә куш килде. Борайлылар да бу бәйрәмгә буш кул белән килмәгән иде. Фәрхетдинов Мадис, Флюс Шәрифҗановларның башкаруындагы Вәсиль Хәбисламов ижат иткән “Зинфирәкәй”, “Раушаниям”, “Сиңа кайтыр юлларым”  җырларын халык бик озак алкышлады. Баянда  “Бәйрәм маршы”  һәм “Җиз кынгырау моңнары” җыры ңгыраганда   тамашачылар басып тыңлап башкаручыларны  алкышларга күмде.

     “Җиз кынгырау” җыры белән Васил Хабисламов  үз-үзенә һәм бөек шагыйрь Әнгам Атнабаевка җыр-моң дөньясында һәйкәл куйды. Бу җыр аларны югары баскычка күтәрде. Халык бу җырны бик тиз отып алды, яратып кабул итте һәм бүген дә яратып тыңлый. Әнгам абый үзенең бер шигырендә “еллардан җырлар кала” дип язган иде. Олуг шагыйрьнең һәм танылган композиторның мул җимешле, бай иҗатлы гомер елларында “Җиз кыңгырау моңнары” бик озак, бик озак чыңлар әле! Чөнки андый әсәрләр – үлемсез, алар – халык күңелендә.

 

Зинира Шәрәфиева, Тәтешле биләмә-ара китапханә хезмәткәре.

Автор фотосы.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас