Мәдәни мохит
17 март 2023, 10:08

Дастаннарны көйләп укыйлар

"Үз теләге белән дастан укып утырган татарны күргәнегез бармы сезнең?"

Дастаннарны көйләп укыйларДастаннарны көйләп укыйлар
Дастаннарны көйләп укыйлар

"Үз теләге белән дастан укып утырган татарны күргәнегез бармы сезнең?"

 

Дастаннар – халкыбызның онытылып барган иҗат төре. 2023 ел Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан “Дастаннар елы” дип игълан ителде.⠀Башкортстан татарлары бу чакыруны күтәреп алды.
⠀Чөнки, уку - китап уку, журнал уку, гәзит уку кебек матур гадәтләр дә онытыла барган заманда кем генә дастан укып утыра икән? Бу уңайдан Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге татар зыялылары клубын оештыручы Нәфисә Акчурина: "Үз теләге белән дастан укып утырган татарны күргәнегез бармы сезнең?" диде һәм җыелып дастаннарны уку кичәләрен оештырды. Аның фикерен, беренче чаралардан алынган тәэссоратлар турында арытаба укырсыз. Бүген исә сезне кичә шушы клубта узган очрашу мизгелләренә алып кайтмакчыбыз.

Кичә, 16 март көнне, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге белән берлектә, Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге татар зыялылары клубы әгъзалары “Татар дастаннары: көйләп уку традициясе” дигән тема буенча әзерләнгән очрашуга җыелды. Чараның спикеры Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев, Габдулла Тукай  исемендәге премияләр лауреаты, Уфа сәнгать институтының вокал сәнгате кафедрасы профессоры Идрис Мөдәрис улы Газиев булды.

Идрис Мөдәрис улының бу клубта беренче генә чыгыш ясавы түгел. Татар халкының җыр сәнгате барлыкка килгән борынгы чорлардан, чишмә башыннан – беренче музыкаль әсәрләр туган чордан башлап өйрәнгән белгечнең бу темаларны аудиториягә ачып салу осталыгы искиткеч күңелле күренеш. Үткән очрашуда Идрис Мөдәрис улы дастаннар, аларның барлыкка килү тарихы, тематикасы, халык арасында таралуы, дастанчы белән дастан тыңлаучы арасындагы бәйләнешнең дастан язмышына йогынтысы кебек кызыклы аспектлар турында киң мәгълүмат бирде.

Дастан (фарсы теленнән хикәят) – Якын һәм Урта Көнчыгышта, Көньяк-көнчыгыш Азиядә таралыш алган лиро-эпик характердагы әсәр. Дастан сүзенең билгеләмәсенә килгәндә, ул – хикәя яисә нинди дә булса вакыйганы сүрәтләү дигән сүз. Гадәттә алар шигъри формада төп геройга бәйле вакыйгалар тезмәсен тәшкил итә. Халык шигыренә нигезләп, зур-зур вакыйгалар турында тоташтан сөйләп бирү инде менә шулай фольклорда дастан (эпос) жанры булып ныгыган. Тугандаш төрки һәм төрки булмаган халыкларга хас җыраулык-чичәнлек татарларның халык иҗатында борынгыдан бик киң таралган. 

Татар чичәне туй-мәҗлесләрдә көтелгән кунак булган, төрле вазгыятьтә оста сөйләве белән җәлеп иткән. Кагыйдә буларак, ул – үзе яшәгән төбәкнең оста телле, мәгълүм мөхтәрәм кешесе, фольклор музыка коралларында да уйный белгән. Н.Исәнбәт «чичән» сүзенең халыкта сүз остасы мәгънәсендә йөрүен әйтә. Нәкый ага Исәнбәт бу өлкәдә зур тикшеренү эшләре алып барган. Бу кичәдә профессор Идрис Газиев төрки халыкларында эпос, аны иҗат итүчеләр, авыз иҗаты традицияләрендәге борынгы профессиональ башкаручылар, эпос: аның тамырлары кебек мавыктыргыч темаларны ачты.

Идрис Мөдәрис улы “Кыйссаи Йосыф” һ.б дастаннарны үзе көйләп укып ишеттерде. Аннары күренекле фольклорчы галимә Флора Әхмәтова Урманче (урыны җәннәтә булсын) көйләп яздырган “Таһир-Зөһрә  дастаннарны тыңладык. Чара бер сулышта үтте. Күренекле профессорыбызның “шәкертләре” булудан бер хушланып, тарихыбызың җәүһәрләре һәм аларны саклаучы, барлаучы шәхесләрнең асылына күз сирпеп алу күңелдә аңлатып бетерә алмаслык шатлык та, дулкынлану да, тетрәнү дә уятты. Тарихыбыз безнең тарих китапларында гына түгел бит. Авыз иҗаты энҗеләре, шул исәптә  «Түләк», «Бүз егет», «Кузы Көрпәч», «Идегәй», «Кыйссаи авык», «Кыйссаи Сәкам», «Гыйсә улы Амәт», «Шаһсәнәм һәм Гариб», «Хурлуга белән Һәмра», «Каһарман Катил», «Кисекбаш кыйссасы», «Чура батыр хикәяте», «Күр углы», «Таһир белән Зөһрә», «Йосыф китабы», «Сәйфелмөлек», «Ләйлә белән Мәҗнүн» – болар бәяләп бетергесез гүзәл дастани мирасыбыз үрнәкләре безнең ерак, аерылгысыз, затлы, көйле, моңлы һәм  тетрәндергеч тарихыбыз.

Агымдагы елның “Дастаннар елы” дип игълан ителүе бик актуаль. Бүгенге җәмгыятьтә татар җәмәгатьчелеге өчен аеруча каядыр еракка куеп оныткан байлыкны табып кайтаруга тиң сөенечле вакыйга бу. Чөнки дастаннар – халкыбызның борынгы тарихын саклаучы әдәби мирас. Без аларның күпмесен беләбез? Сез дә бу сорауга җавап биреп карагыз әле, дуслар. Ә бит безнең 100дән артык дастабыныз бар!  Профессор Идрис Газиев сабакларында без аларның бер өлешенә байкау ясап өлгердек. “Йосыф Кыйссасы”, “Бүз егет”,  “Сөйфелмөлек”, “Таһир -Зөһрә”,  Ләйлә белән Мәҗнүн”, “Кузы Көрпә белән Баян сылу”, Түләк – Сусылу”, “Җөмҗөмә” дастаннарын аның көйләвендә ишеттек. Алардагы тарихи чынбарлык, героик образлар бүген дә яши. Җырчы галим безне “алтын чәч” либреоттсы нигезендә “Җик Мәргән” дастаны ятуын, Тукбикә кебек драматик язмышлы дастан геройлары, бәетләр, хикәятләр турында да бәян итте.  Ифрат бай мирас булган бу жанрлар турында бер генә очрашуда сөйләп бетерү мөмкин түгел, әлбәттә. Ул хакта алдагы очрашуларда сүз барыр.

Чара ахырында клуб әгъзалары бу үзенчәлекле елны тагын ничегрәк мәгънәлерәк уздырып булуы, тарихка күркәм вакыйгалары белән язып калдыру, дастаннарны киң күләм укучылар игътибарына чыгару юллары турында фикер алышты.

 

Нәфисә Акчурина: "Үз теләге белән дастан укып утырган татарны күргәнегез бармы сезнең?"

Бөтендөнья татар Конгрессы 2023 елны Дастаннар елы дип игълан итте. Җәмәгатьчелек баштарак «Нигә дастаннар елы, нигә тарих елы түгел? Йә булмаса, нигә әле, мәсәлән, бишек җыры елы түгел?» дип аптырабрак калса да, югарыдан шундый капылт кына карарлар кабул иткәнгә күнегеп барган акылыбыз моңа да күнде.

Дастаннар елы дип әйтелгән икән, димәк, шушы юнәлештә эшләп карыйк, дастаннар турында белеп, аңлап калырбыз ичмасам, халыкның бәгырендә йөргән шушы иҗат төрен яңадан бер барлап алу зыян итмәс, милли аңны уятып җибәрергә дә ярдәме тияр дип өметләник.

Шул рәвешле ТНВда дастаннар турында тапшырулар башланды. Бер-икесен карадым. Анда эксперт-белгечләр дастаннарны белүнең ни кадәр мөһим икәнлеген аңлатырга тырыштылар. Тик менә бүгенге заманда, филолог-мазар гына булмаса, үз теләге белән дастан укып утырган татарны күргәнегез бармы сезнең? Һәрхәлдә, минем күргәнем юк. Укымагач, аның теориясе дә бик аңлашылмый инде белгеч булмаган кешегә.

Белгечләрне тыңлагач, бер мәзәк искә төште. «Каз шулпасы тәмле икән ул», - дип мактанып торган кешедән «Каян беләсең?» дип сорагач, «Базарда ашаганнарын күрдем» дип җавап биргән, ди. Монда да белгечләр «тәмле дә тәмле» дип сөйли торгач, Мәрьям Солтанова исемендәге зыялылар клубындагы фикердәшләр белән киңәшләштек тә, бергә җыелып укырга кирәк дип хәл иттек. Әйе, әйе... Балалар бакчасындагы кебек түгәрәкләнеп утырып, чиратлашып укырга. Бәлки балалар бакчасында дип арттырып әйтәмдер. Бәлки борынгы бабаларыбыз тирмәгә җыелып, чыра яктысында чәчәннәрнең думбра тавышына дастан көйләгәне кебектер.

Ничек булса да булды, без җыелышып, «Идегәй» дастанын укыдык. Телдә булган дастан, бик матур, затлы итеп чыгарылган китабы бар. Мөхәммәт хәзрәтнең фатихасы белән башланган эш һәр вакыт бәрәкәтле була, шуңа да бу эшебезнең дә дөрес гамәл булуында шигебез юк.

Вакыт машинасына утырып, тарих төпкелендә, ундүртенче гасырларны урап кайткандай булдык. Очрашуда үзенә күрә бер мәгънәви мохит барлыкка килде. Хәтта татарча сөйләшмәгәннәре дә, вата-җимерә булса да, берничә бит укырга тырыштылар. Һәм ни гаҗәп, кичәнең азагына алар күпкә аңлаешлырак итеп укый башладылар. Кем белә, аларга Туктамыш хан рухы ярдәм иткәндерме, Идегәйнекеме?

Сәгатьтән артык укыдык без «Идегәй» дастанын.

Ахырына кадәр кычкырып укыр өчен тагын ун тапкыр гына җыелып укыйсы калды.

Укырбыз. Башланган эш – беткән эш. Безнең бабайлар да аны бер кич кенә тыңламаганнардыр.

Менә бу юлларны укыганда елыйсы хәтта килде. Аеруча бүгенге хәлләребезне уйлап. Сез дә укып карагыз әле:

Җир китәр дә ни калыр?

Җиреннән тайган ил калыр;

Ил китәр дә ни калыр?

Ил китәр дә йорт калыр,

Йорт китәр дә сөт калыр,

Ак күкрәктән сөт имгән

Сүзе татлы тел калыр.

Тел китәр дә ни калыр?

Язганнан язган хат калыр;

Баш китәр дә ни калыр?

Буында типкән кан калыр;

Буыннан буын чабылса,

Ул чагында ни калыр?

Йорт урнында яу калыр;

Яу чапканда ни калыр?

Ялгыз башы каңгырап,

Куйдай булып маңгырап,

Чүл далада тинтерәп,

Дуадактай хан калыр. [дуадак – бала чыгармаган кош яки буйдак ир].

Менә шундый хәлләр. Бу укуларны дәвам итәчәкбез. Татар иҗтимагый оешмаларын да дастаннарыбызны укуларны оештырырга өндим.

Җыелып, дастан укыр өчен акча кирәкми, аң-белемгә омтылу кирәк. Тарихсыз халык үзенә яңа тарих яза, без булган тарихыбызны да белмибез. Татар халкы тырыш. Каз өмәләрен бездән башка да үткәрерләр.

Ә менә илсез, телсез, тарихсыз манкортка әйләнеп бетмәс өчен безнең мәгьрифәтчелек белән шөгыльләнүдән башка юлыбыз юк.

 

 

 

 

 

Дастаннарны көйләп укыйлар
Дастаннарны көйләп укыйлар
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас