Мәдәни мохит
15 март 2023, 10:11

“Юлдаш” диеп яна йөрәгем

Юбиляр.

“Юлдаш” диеп яна йөрәгем“Юлдаш” диеп яна йөрәгем
“Юлдаш” диеп яна йөрәгем

Юбиляр.

 

2000 елның 25 сентяберндә Башкортстан халкы өчен зур вакыйга – тәүлек әйләнәсендә эшләүче  җыр-моң һәм мәгълүмат каналы булып ачылган радио минем иҗади елларымның  хәлиткеч чоры булып күңелемә уелып калды.

Шул еллар дәвамында “Юлдаш” радиосының баш мөхәррире, ныкышмалы хезмәте нәтиҗәсендә үзен гасыр журналисты, күренекле шәхес итеп таныткан Тәнзилә Абдулла  кызы Үлмәсбаева хаклы ялга киткәнче генә түгел, бүгенге көнгәчә минем язмышымны, иҗади булышлыкны Абдулловна хәстәрләп, җитәкләп алып килүче тугры җитәкчем булып кала килә. Башкортстан радиосы дулкыннарында мин Тәнзилә Абдулловна әзерләгән җитди программа – “Даирә”, замандашлар, кызыклы кешләр белән таныштырып килүче “Мосафир”, “Шәмсырак” тапшыруларын тыңлап, аның ак кәгазьдә акыллы фикерләр йөгерткән каләменә соклана идем. Соңрак бергә аралашып эшләгән мәлдә аның тыныч табигатеннән, тәмле, ләкин кыска итеп аңлатып әйтә белүеннән, журналист осталыгыннан, турыдан бәреп түгел, кайчак кинаялап кына, әмма ул хатаңны бүтән эшләмәскә, җитәрлек итеп  тәнкыйтьләвеннән, кирәк чакта күңелеңне үстереп җибәрүләреннән көч, үрнәк ала  килгәнмен. Аның бик күп киңәшләре миңа еллар үткәч тә, бүген дә кирәк булып куя. Әйтик, аның “Без авыл балалары, бездә комплекслар да күп, ләкин без тырыш, үҗәтле, булдырабыз дип эшләргә кирәк, без беркемнән дә ким түгел”, – диюләре тормыш тәҗрибәмне тупларга ярдәм кагыйдәләре кебек булды.  Шәхси тормышымда ниндидер борчулар, проблемалар басса, (мин генә түгел, радио хезмәткәрләре барыбыз да) теге яки бу сәбәпләр белән өйдән елап килгәнн чакларда,  әниләрчә хәстәрләп, кайчак юатып, кайчак азрак тиргәп алып дөрес юнәлеш биргәннәре җанга май булган бит. Шулай авырган мәлемәдә, Нагаеваның кан басымы югары икән, эфирга кем чыга, диюче коллегама ул: “Үзе чыга, Нагаева анда барса, терелә ул!” – дигән. Чыннан да шулай була торган иде. Илдә төрле вәзгыять булганда да  мине ышанып эфир сәгатьләренә чыгарулары, халык күңеленә бик яхшы булган  котлаулар программасында олуг түрәләрне, шәхесләрне миннән тәбрикләтүләре – болар бар  да аның миңа ышаныч белдерүен аңлатты. Шул ук вакытта миндә җаваплылыкны арттырды.

Ә шул вакыт аралыгында ишелеп уңган иҗатым – җырларыма  килгәндә, туган радиом канатларында үстем. Ул канатларның бүгенге көндә дә ныклы булуында, җыр-җимешләремнең бөтен мөселман дөньясына таралып танылуында  радионың, шәхсән Тәнзилә Абдулла кызының өлеше гаять зур!

Хәтерем киштәләрендә радиом истәлекләре сансыз. Ул – Тәнзилә Абдулловнаның оештыру сәләтенең искиткеч осталыгы белән бәйле. “Юлдаш”ның табигать кочагындагы яллары, теплоходта Агыйдел буйлап радио көнендәге уздырылган чаралар, коллектив корпоративлары һ.б.лар. Бу алымнар болай да бердәм коллективны тагын да ныгытты.

“Сезгә үзегезне күрсәтергә, илһамланып эшләргә, үстерергә күпме мөмкинчелекләр бирелгән, радиомикрофоны меңәрләгән кешеләр йөрәге белән берьюлы тоташ итә, онытмагыз, хезмтегездә һәм сүзегез, һәр җөмләгезә җаваплы икәнен, эшегез белән горурланып, кадерегезне белеп хезмәт салыгыз”, – болар да Тәнзилә Абдулловнаның алтынга тиң сүзләре. Эфирга әзерләгән сценарийны дикъкат белән карап чыкса да, ул безнең туры эфирда ирекле алымнарны да куәтли иде, чөнки туры эфир ул – үзе бер зур сәнгать дөньясы.

Радио, журналистика хезмәтендә һәрвакыт белемне камилләштерү мотлак кирәк икәнен аңлатып кына калмый, юлламалар эшли килде. Әйтик компьютергә өйрәнү вакыты. “Редактор урыны” яңа алымнар таләп иткән чор.

“Барыгызда укырга!” – ди Тәнзилә Абдулловна. Мин: “Безнең дәвергә кирәк булмас...” – диюгә укырга киткәнемне сизми дә калдым.  Җитәкчебез фикеләренең дөреслеге тиздән расланды, ничек кенә дөрес булып чыкты әле! Бүгенге көндә инде социаль челтәрләр белән йөзеп эшләгәндә дә мин аңа күңелемдә рәхмәтләр укыйм. Укып, өйрәнеп алгач радиода бөтенләй икенче төрле эшли башладык. Сценарийларны үзебез басабыз, тапшыруларны үзебез монтаглыйбыз. Без дә димәссең?! Үзе җитди, кирәк чакта  кискен таләпчән, сизгер йөрәкле, кирәк тә йомшак күңелле, кайвакыт тәнкыйть белән дөреслеккә юнәлтүче, гадел, олыны олы, яшьләрне яшь итеп аңлаучы барыбыз белән дә уртак тел таба белүче, тын күңеле артында оста юмор хисен саклап яшәүче дә ул!  Радиобыз уңышлары, халык сөюен яулап ничәмә ничә еллар ирешелгән югары күрсәткечләрендә Тәнзилә Абдулла кызының роле гаять зур, тынгысыз, булмышының фидакарь хезмәт билгеләре дияр идем. “Юлдаш” радиосы заман белән бергә атлый, олысына да, кечесенә дә әйтер сүзе бар. Эфир дулкыннарында әледән-әле җырларым яңгырап торуы да минем  өчен зур сөенеч, шуңадыр да радио тыңлаучыларм белән берөзлексез бәйләнештә яшим.

Хөрмәтле Тәнзилә Абдулловна! Сезнең кул астында бергә эшләгән елларым, бер чорда радиобыз өчен янып-көйгән көннәрем белән горурланып яшим. Юлдаш радиосы өчен махсус иҗат ителгән гимн-җырымның да бүгенге көндә кулланышта булуы, алай гына түгел, Тәнзилә Абдулловнаның телефон саннарын җыйганда да бу гимнның яңгырап китеше минем өчен зур бәя, сөенеч.

Һичнигә алыштармас “Юлдаш” лы көннәремне җитәкләгән  зирәк акыллы, зур  җаваплы вазифаларда да үзе гади, үзәә бөек шәхес. Тәнзилә Абдулловнаны юбилее беән кайнар котлыйм. Әле әллә күпме еллар халык яратуында гөрләп торган “Юлдаш” радиосын сезнең алытннарга тиң тәҗрибәгез якты киләчккә әйдәп алып барсын иде.

Шәхси томышыгызда бәхет, бала-онык шатлыклары мулдан булсын! Гомерегез ходайның рәхим-шәфкатендә саулык белән узсын!

 

Юлдаш сөйли көзге яңгырда да,

Кышкы буранда да сөйли ул.

Халкы язмышларын, сагышларын

Матур җырлар итеп көйли ул.

 

Тынмый сайрый, сандугачларына

Чөнки канат бирер ныклы терәк бар.

Бөтен көчен эфир өчен биргән,

“Юлдаш” диеп янган йөрәк бар.

 

Үткән еллар “Юлдаш” тарихында

Ул йөрәкнең тоям өлеше.

“Юлдаш” белән данлы бүгенгегез –

Дәрәҗәле хезмәт җимеше.

 

Җылы караш, хәстәрлекле күңел

Сыйган гомерегз эчләренә

“Рәхмәт!” дибез ныклы саулык теләп

Бу йөрәкнең тибешләренә.

 

Юбилейда сезне мактап, данлап

Сайрап торсын “Юлдаш” тавышы!

Бүгенгедәй яшәү ялкынында

Алга барсын гомер агышы!

Алга барсын гомер агышы!

 

Зифа Нагаева, Башкорстанның һәм Татарстанның халык артисты,  композитор, радиотапшырулар алып баручы.

Читайте нас