Мәдәни мохит
15 март 2023, 06:26

“Нур”да премьера!

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Юныс Сафиуллин пьесасы буенча “Әллә өйләнергә инде?!” исемле премьера спектакле әзерләнә.

“Нур”да премьера!“Нур”да премьера!
“Нур”да премьера!

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Юныс Сафиуллин пьесасы буенча “Әллә өйләнергә инде?!” исемле премьера спектакле әзерләнә. Комедияне сәхнәгә куюга еллар белән сыналган иҗади төркем көч сала: режиссер һәм музыкаль яктан бизәүче – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган артисты Илдар Вәлиев; Башкорстанның атказанган рәссамы Нурия Габидуллина, костюмнар буенча рәссам – Башкортстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Наталья Степанова.
Үткән гасырның җитмешенче елларында драматургиягә килгән авторның “Әллә өйләнергә инде?!” пьесасында яшәешкә шактый тирән үтеп кергән мещанлык, башкалар хисабына яшәү, байлык артыннан куу кебек күренеш-сыйфатлар көлке аша тәнкыйтьләнә. Анда тасвирланган хәлләр бүгенге көн тамашачысына да якын һәм актуаль. Премьера 17,18,30 мартка тәгаенләнгән.
Билетларны театрның рәсми сайтыннан www.teаtrnur.ru һәм кассадан: 248-95-33 сатып алырга мөмкин.
Спектакль "Пушкин картасы" программасында катнаша.

Айгөл Юлъякшина

 

“Нур”да премьера!
“Нур”да премьера!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас