Мәдәни мохит
11 март 2023, 16:43

Уфада Вахтангов исемендәге дәүләт академия театры гастрольләре узачак

Кунаклар Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә чыгыш ясаячак.

Уфада Вахтангов исемендәге дәүләт академия театры гастрольләре узачакУфада Вахтангов исемендәге дәүләт академия театры гастрольләре узачак
Уфада Вахтангов исемендәге дәүләт академия театры гастрольләре узачак


Уфада “Зур гастрольләр” проекты кысаларында 8 апрельдән 13 апрельгә кадәр Евгений Вахтангов исемендәге дәүләт академия театры гастрольләре узачак. Кунаклар Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә чыгыш ясаячак.

8 һәм 9 апрельдә уфалылар "ГЕНЕРАЛ И ЕГО СЕМЬЯ" (авторы - Тимур Кибиров, инсценировка авторы һәм куючысы Светлана Землякова) спектаклендә ил һәм кешеләр язмышыннан берничә фрагмент күрәчәк.

Автор үзенең әсәрен “тарихи роман” дип атый. Романда СССРда барган вакыйгаларга корылган гаилә сагасы сурәтләнгән.

Спектакль 3 сәгать 30 минут бара.
10 һәм 11 апрельдә “Ромул великий” (авторы- Фридрих ДЮРРЕНМАТТ, режиссеры - Уланбек Баялиев) әсәре куелачак.

Ул ике сәгать 30 минут дәвам итә.

12 һәм 13 апрельдә башкала тамашачылары 14 дәрестән торган  “НАШ КЛАСС” әсәрен (авторы – Тадеуш Слободзянек, режиссеры – Наталья Ковалева) карый алачак. Беренче кыңгырау... Беренче дәрес... Кем генә хәтерләми икән аны? Кызлар һәм малайлар зуур өметләр баглап мәктәпкә җыела, үзләре, гаиләләре, әти-әниләре, хыяллары турында сөйли. Ун укучы белән тамашачы ун гомер кичерәчәк. Алар дуслаша, күңел ача, әрләшә, үпкәләшә, дуслаша... Әмма ничек кенә булмасын, аларны берпкайчан да өзелмәячәк күренмәс җеп бәйләп тора. Чөнки “классташлар туганнар белән бер”.

Спектакль 3 сәгать дәвам итә. 18+

Билетларны әле үк teatrnur.ru сайты аша һәм кассадан сатып алырга мөмкин. Билетларны Пушкин картасы белнә дә алып була.  

Уфада Вахтангов исемендәге дәүләт академия театры гастрольләре узачак
Уфада Вахтангов исемендәге дәүләт академия театры гастрольләре узачак
Уфада Вахтангов исемендәге дәүләт академия театры гастрольләре узачак
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас