

Ярмәкәй районы Бикмәт авылында “Аек авыл” республика форумы кысаларында “Йолаларны саклап. Аеклык –уңыш стратегиясе” дигән форум үтте. Мәдәният, мәгариф, медицина, бизнес, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бер мәйданга җыелды. Әлеге форму төбәкара статусына ия булды, чөнки форум эшчәнлегенә Татарстанның Ютазы һәм Баулы районы вәкилләре дә кушылды. Онлайн-форматта Ырынбур өлкәсе, Краснодар крае, Мәскәү һәм Красноярск шәһәрләреннән кушылдылар. Форум очрашу урыны булгач, аралашу өчен мәйдан да берәү генә түгел, ә берничә иде. Һәркайсында бай программа әзерләнгән. Катнашучылар өчен бик фәһемле һәм мавыктыргыч чара булды.