

Даими укучыбыз Нәфисә апа Гомәрованың һәр иҗат җимеше кешене уйландырырлык, яхшы якка үзгәртерлек көчкә ия. Әлеге “Үзгәрттек” шигыре дә әнә шундыйлардан. Монда инде өстисе дә, нәрсәнедер алып ташлыйсы да юк...
Үзгәрттек...
И, яшәргә тырышабыз,
Калышмыйк,- дип, - кешедән.
Алдашабыз,урлашабыз,
Оялмыйбыз күршедән.
Үзгәртеп корабыз диеп,
Бетердек колхозларны.
Халык берүк баемасын-
Яптылар заводларны.
Бара торгач күп үзгәрттек-
Җимерәсен җимердек.
Тап- таза ирләребезне
Ерак себергә " сөрдек".
Үзгәреш больницада да,
Койка саны кимегән.
Халык өчен тырышалар-
Бәхетле- өйдә үлгән.
Мәгариф өлкәсендә дә
Булды бик зур үзгәреш.
Күп мәктәпләр ябылдылар,
Бала саны әз имеш.
Бу законны кем чыгарган,
Әниләр баш ваталар.
Ялкауларны мәктәпләрдә
Өстәп тә ашаталар.
Туган тел дип сөйләсәк тә,
Телсез калып барабыз.
Сөйләшсәк тә без татарча,
Русча кушып алабыз.
Бу үзгәртеп коруларда
Кемгәдер файда булды.
Матур яшибез,дип,халык
Бик күп бурычка чумды.
Кайда хәрәм,кайда хәләл,
Бутадылар дөньяны.
Чиновниклар акча урлый,
"Интеккәнгәдер" инде.
Акча биреп таптыралар
Хәзер балаларны да
Үзгәртеп коруның менә
Бөтен файдасы шунда.
Әдәп дигәннәре бетте,
Яраклаштык заманга.
Тик, бу үзгәртеп корулар
Барып җитми бит аңга.
Өченче буын халкын да
Онытмыйлар, зурлыйлар.
Сумнар кушып пенсиягә
Без мескенне алдыйлар.
Пенсия килгәнче инде
Утка,газга хак арткан.
Кемгә барып зарланырга?
Уйлап булмый,баш каткан.
Үзгәртәбез дип дөньяны
Астын өскә китердек.
Сабак алдык микән әле
Бар гомергә җитәрлек?!