Мәдәни мохит
19 февраль 2023, 16:30

Туган телгә мәхәббәт театрдан башлана

18 февральдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Кече залында Халыкара туган телләр көненә багышланган “Туган телем - бәхет теле” дип аталган бик күркәм чара узды.

Туган телгә мәхәббәт театрдан башланаТуган телгә мәхәббәт театрдан башлана
Туган телгә мәхәббәт театрдан башлана

18 февральдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Кече залында Халыкара туган телләр көненә багышланган “Туган телем - бәхет теле” дип аталган бик күркәм чара узды. Чарага килүчеләрне театр ишегеннән керүгә үк милли бәйрәм рухы чорнап алды: татар моңнары, театр актерлары башкаруында татар шагыйрьләренең әсәрләре яңгырап торды. Сатуда татар телендә китаплар тәкъдим ителде. Ә сәхнәдә исә Тукай иҗатына, билгеле татар шагыйрьләренең әсәрләренә, милли көй-моңнарга корылган үзенчәлекле программа күрсәтелде. Бу көнне шулай ук тамашачылар “Мин татарча өйрәнәм” дип аталган китап-дәфтәр белән танышты. Аны төзүчесе – автор-башкаручы Гөлфия Шәвәлиева. Әлеге дәфтәр татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен кулланма рәвешендә төзелгән.

Бәйрәмне алып баручы Башкортстанның атказанган артисткасы Гөлназ Биктимерова һәм Айдар Хөснетдинов бик кызыклы интерактив үткәрде. Залда утыручы яшь тамашачылар аларның сорауларына бик теләп җавап бирде, рәхәтләнеп уйнады, көлде. Хәтта сәхнәгә менеп, татарча шигырьләр дә укыдылар.

Театр студиясенең татар төркемендә шөгыльләнүче балаларның Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетова белән бергәләп “Әнием кочагында” җырын башкаруы исә бәйрәмнең иң күркәм өлеше булгандыр. Үз туган телләрен яратучы, татар телендә сөйләшүче яки сөйләшергә омтылучы балалар җыелганлыгы күренеп тора! Шулай ук төркемнең яшь йолдызчыгы Самина Мисбахова һәм Гөлназ Биктимерова әниләр турында мөнәҗәт җырлап ишеттерде. Программада шулай ук театр артистлары Айнур Баянов, Руслан Хисәметдинов, Динар Тимершәехов һәм Ленария Хәҗиева катнашты.
Әлеге форматта “Нур” театры нәни тамашачылары белән беренче тапкыр очрашты. Һәм әйтергә кирәк, чара бик эчтәлекле һәм ихлас үтте. Димәк, киләчәктә дә мондый очрашулар булыр әле дигән өмет кала.  

Туган телгә мәхәббәт театрдан башлана
Туган телгә мәхәббәт театрдан башлана
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас