Мәдәни мохит
17 февраль 2023, 07:47

Иҗатында – тормыш хакыйкате

Илсөяр апаның шигырьләре җанга үтеп керә, йөрәк түрендә урын ала...

Иҗатында – тормыш хакыйкатеИҗатында – тормыш хакыйкате
Иҗатында – тормыш хакыйкате

Якташым Илсөяр Фрит кызы Шәймөхәммәтова   1953 елның 15 октябрендә дөньяга килгән.   Бүздәк районы Күзәй авылында сигезенче  сыйныфны тәмамлаганнан соң, Чакмагышның беренче санлы  мәктәбендә урта белем ала.            

   Стәрлетамак мәдәни- агарту училищесының театр бүлеген тәмамлаганнан соң, Казан  дәүләт мәдәният институтында укый. Чакмагыш район мәдәният йортының әйдәүче методисты, район мәдәният бүлеге мөдире,  КПССның Чакмагыш райкомы инструкторы булып эшли. 1994 елдан хаклы ялга чыкканчы район мәдәният йорты  директоры  вазифасын башкара. 1998 елда Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде . Күпсанлы Мактау грамоталарына, Дипломнарга, Рәхмәт  хатларына  ия. “Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен” билгесе  белән бүләкләнүе – җимешле хезмәт нәтиҗәсе.

   Ире – Сәгыйть Шәймөхәммәтов белән өч ул үстергәннәр, 5 оныклары  бар. Илсөяр апаның шигырьләре җанга үтеп керә, йөрәк түрендә урын ала. Андагы хисләр дә, фикерләүләр дә башка каләм тибрәтүчеләрдән аерылып тора, автор күпләрне борчыган яки сокландырган нәрсәләрне үзенә генә хас осталык белән әйтеп бирә. Ул шуның белән сокландыра һәм... тетрәндерә дә. “Өмет” гәзите дуслары минем белән килешер дип ышанам.

   Алдагы көннәрдә дә иҗади биеклекләр, ныклы саулык, гаилә иминлеге телибез сезгә, хөрмәтле Илсөяр апа.

                                Кайда  барасың  син , замана?

 Бер  үк  көнне!

 Сөйләшкәннәр  мени!

 Хәсрәт  какты  ике  ишекне -

 Берсе аның - картлар  йортыныкы

 Икенчесе - ятимханәнең  зур  ишеге.

                                   Бер гөнаһсыз  бала, мескен  ана,

                                   Бер  үк  язмыш  бәйли  аларны:

                                   Сагыш  тулы  мөлдерәмә  күзләр,

                                   Рәнҗетелгән  йөрәк  яралы.

 ...Казна  йорты  ничек  кенә  җылы,

 Ризыклары  тәмле  булса  да,

 Ана  сагына  гомер  иткән  йортын -

 Карт  песие  ятимсерәп  калды  тупсада...

                                 “Балам, бәгырь  алмам”, - дип  яратып,

                                   Пәһлевәндәй  улын  үстерде.

                                   Кирәксез  бер әйберен  ташлагандай

                                   Җан  җимеше  монда  китерде...

  ...Көн-төн  елый  сабый,

  Сагынып  үз  әнкәсен.

  Һаман  көтә  килеп  алырын,

  Анасының  исерек    язмышын,

  Аңламый  шул  әле ул, бәгырем.

                                   Тәрәз  өлгесенә  бармак  белән

                                   Әнисенең  төшерә   сүрәтен.

                                   Шул  сүрәттә   үзен  таныр да,

                                   Килеп  алыр, әни,- ди ул, күрәсең.

    Хәсрәт  угы  чакса,  бер  мизгелдә

    Олыгая  хәтта  балалар.

    Бала  хөкемендә кала, рәнҗетелсә,

    Зиһеннәрен  җуеп,  аналар.

                                   Ана  хакын,  бала  хакын  хаклап

                                   Нигә  яшәмибез соң дөньяда?!

                                   Картлар,  балаларга  йортлар  төзеп,

                                   Кайда  барасың  син, замана...

                           Ир бала үстерә аналар...

   Карында ук яратып,

Җаныннан яралтып

Ир бала табалар аналар.

Булса да күберәк

Йокысыз төннәре,

Борчулы, хәвефле көннәре

Иркәләп һәм назлап,

Зур өметләр баглап,

Үстерә аналар улларын.

   Озаткач бәгырен

Бурычын үтәргә,

Аналар улларын сагына,

Исәнлеген теләп,

Багышлап догасын,

Көнен дә, төнен дә,

Һәр ана Аллаһка табына.

   Бәгырьгә кан савып,

Йөрәккәен ярып,

Ватанга ул бирә аналар.

“Миндәй нык яратып,

Кадерләп, җан атып,

Курчала, баламны”-ди алар.

   “Син терәк илеңә

 

Син кирәк җиреңә”,-

Дип уллар үстерә аналар

Ышанып Ватанга:

“Син сакла, улымны”,-ди алар.

                                          

                                            ************

                                          Тәүге сынау

   Борчу күләгәсе төшкән бүген

Өебезнең нурлы йөзенә.

Күкрәк сөтентән аерыла онык,

Әрнеп елавына түз генә!

   Беләгемә салып тирбәтсәм дә

Туктый алмый, елый нарасый.

Тулышкан күкрәген кысып буып,

Аны җәлләп елый анасы.

   Бәләкәчем!Башларыңа төшкән

Тәүге сынавыңа түз генә!

Бу дөньяның бәгырьләре каты,

Йомшарталмыйм аны мин генә!

   Күз яшьләре өтә йөрәгемне

Еламачы , балам, елама!

Борчуларсыз яшәү – яшәү түгел,

Әй, Ходаем!

Балам баласына

Авыр кайгы биреп сынама!

   Аяулы бул, язмыш, оныгымның

Сабыр канатларын каерма.

Зинһар өчен ата-анасыннан,

Туган туфрагыннан аерма!

                                    Балам

   Күңелем нидер сизеп күккә бактым –

Каз чылбыры очып барышы.

Үзәкләрне өзде ялгыз казның

Әрнүләргә тулы тавышы.

   Шул казга син әверелдеңме, балам?

Җаның тапмый әллә тынгылык?!

Әнкәеңнең сагынуларын тоеп

Кайттыңмы соң әллә каз булып!?

   Канатларын давыл каерадыр,

Авыр җилгә каршы очулар.

Гел генә очрап торадыр ул

Җиһанда да бетмәс борчулар.

   Сагыну-сагыш тулы тавышыңнан

Күз яшемә буылып калам мин.

Курчаларга барлык хафалардан

Яннарыңа очыйммы, балам?!

                               Кыш

   Талгын гына күбәләк кар ява

Җирне төреп мамык юрганга.

Җир талган да тирән йокысына,

Һич гаме юк аның дөньяда.

   Вакыт җитәр, яз кояшы аны

Үбеп уятыр да йокыдан,

Гөрләвекләр шифалы су эчерер,

Җир уяныр (кар пәрдәсен тишеп)

Умырзая шытып чыгудан.

   Ә хәзергә ул гамьсез йокысында,

Бәби көткән ана хәлендә,

Тормыш бүләк итәргә дип тереклеккә,

Яшәү суты тулыша тәнендә.

   Тәмле төшләр күреп йоклый җирем,

Көләч язны күреп төшендә.

Тәбигатьтә илаһи бер мизгел –

Сафландырып, пакьләндереп кенә

Ак кар ява җирнең өстенә!

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас