

21 февральдә Республика халыклар иҗаты үзәгенең Мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Геройларыбыз өчен» дип аталган концерт була.
Сәхнәдә «Гармония» академик җыр студиясе, «Сударушка» халык җыр ансамбле, «Аваз» башкорт фольклор ансамбле, «Дуслар тавышы» эстрада җыры студиясе, «Челтәр» башкорт костюмы студиясе, «Умырзая» халык җыр ансамбле, «Инь-Янь» бию студиясе, «Аманат» халык биюләре ансамбле һәм «Тинтино» балалар җыр театры чыгыш ясаячак. Тамашачылар өчен җырчы, халыкара фестивальләр лауреаты Зилия Бәхтиева, башкорт һәм татар эстрадасы җырчысы Гөлназ Фәхертдинова башкаруында музыкаль композицияләр яңгыраячак.
Концерт сәгать 18.00 башлана.
Адресы: Кустарная урамы, 17. Керү ирекле.