Мәдәни мохит
16 февраль 2023, 09:03

Китапханәләр ябылмасын!

Күптән түгел “Торатау” конгресс-холлында республика мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды.  

Китапханәләр ябылмасын!Китапханәләр ябылмасын!
Китапханәләр ябылмасын!

Күптән түгел “Торатау” конгресс-холлында республика мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды.

   Мәдәният министры Әминә Шафикова үзенең узган ел нәтиҗәләре буенча ясаган докладында муниципалитетларга китапханәләрне япмасагыз иде дип мөрәҗәгать итте.

   -Китапханәләрне ябалар, бер-берсе белән кушалар, китаплар бирү пунктларына әверелдерәләр. Муниципалитетларда халык йөргән китапханәләрне ябуга кул куймагыз. Бүген эшләп килгән 1577 данә китапханә сакланып калырга тиеш,- дип үз фикерен белдерде мәдәният министры.

   Докладта китерелгән статистика мәгълүматларына караганда, соңгы 8 ел эчендә 94 муниципаль китапханә эшләүдән туктаган. Республикада китапханәләр фондын комплектацияләү бүген дә кискен проблемаларның берсе булып кала. 

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас