Мәдәни мохит
15 февраль 2023, 06:26

Югары сәнгать фестивале

Русия милли филармония оркестры Башкортстанның өч шәһәрендә концерт бирәчәк.

Югары сәнгать фестивалеЮгары сәнгать фестивале
Югары сәнгать фестивале

21-23 февральдә Уфада VI “Владимир Спиваков чакыра...” бөтенрусия фестивале үтә. Данлыклы скрипкачы һәм дирижер, СССРның халык артисты, ЮНЕСКО тынычлык артисты Владимир Спиваков җитәкчелегендәге Русия милли филармония оркестры Башкортстанның өч шәһәрендә концерт бирәчәк. “Россия” медиаүзәгендә әлеге чарага багышланган матбутат конференциясе үтте.

Дөньядагы иң яхшы академик коллективларның берсе саналган Русия милли филармония оркестры быел үзенең 20 еллык юбилеен билгели. Гыйнварда Мәскәүдә юбилей концертларын уздыргач, коллектив Русия шәһәрләре буйлап турга чыкты.

Фестиваль Башкортстан Башлыгы ярдәме белән Русия мәдәният министрлыгының “Бөтенрусия филармония мизгелләре” прогаммасы кысаларында узачак. Оештыручы булып Башкортстанның милли симфоник орксетры чыгыш ясый.

– Традиция буенча Владимир Спиваковның безгә килүе бик куанычлы. Былтыр без Владимир Спиваковның скрипкачылар конкурсын үткәргән идек. Алдагысы Уфа юбилеена -2024 елга планлаштырылган. Ә быел Уфа һәм Салават шәһәрләре алтынчы фестиваль каршылый. Салаватта Спиваковның яшь талантлары мәктәбе ачылды. Нефтехимиклар сараенда бик яхшы акустик зал бар. Яшь музыкантлар маэстро каршында зур булмаган концерт белән чыгыш ясарга әзерләнә, -диде оркестрның генераль директоры, Башкортстанның халык артисты Артур Назиуллин матбугат конференөиясендә чыгыш ясап.

Югары сәнгать сөючеләргә классик музыка шедеврларыннан торган программа тәкъдим ителәчәк. Концертны, һичшиксез, музыка мәктәпләре укучылары да тамаша кылачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас