

21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләнә. Уфа “Нур” татар дәүләт театры әлеге күркәм һәм әһәмиятле көнгә багышлап матур чара әзерләгән. Ул бәйрәм көннәре алдыннан, 18 февральдә 13.00 сәгатьтә театрның Кече залында узачак. Чараның кунагы – автор-башкаручы Гөлфия Шәвәлиева. Ул тамашчыларны “Татар гаиләсендә татар баласы” проект эше белән таныштырачак. Бәйрәмдә шулай ук артистлары, театр каршында эшләп килүче балалар мәктәп-студиясендә тәрбияләнүчеләр катнаша. Студиянең татар төркемендә шөгыльләнүче балалар сәхнәдә чыгыш ясаячак. Чарага керү ирекле.