

Башкорт җырларын башкаручыларның «Ирәндек моңнары» төбәкара конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Чара 26-28 апрельдә Сибайда оештырыла, гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2023 елның июнендә уза.
Конкурста 7-16 яшьлек балалар, 16-45 яшьлек үзешчән һәм профессиональ башкаручылар (концерт оешмасында эшләгән җырчылар, махсус вокал белеме булганнар, музыка училищеларының III–IV курс, югары уку йортларының I–V курс студентлары) катнаша ала.
Гаризалар 2023 елның 20 апреленә кадәр metodcnkid@mail.ru почтасына кабул ителә.