Мәдәни мохит
14 февраль 2023, 05:37

Республикада Фёдор Шаляпин елы ачылды

Театр каршында Федор Шаляпинга һәйкәл куелган, аның исемен сәнгать институтының концерт залы йөртә. Тиздән уникаль экспонатлар булган музыка музее үз ишекләрен ачачак.

Республикада Фёдор Шаляпин елы ачылдыРеспубликада Фёдор Шаляпин елы ачылды
Республикада Фёдор Шаляпин елы ачылды

Кичә Башкорт дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Фёдор Шаляпинның тууына 150 ел тулуны бәйрәм итү елының рәсми ачылышына багышланган “Его величество бас” концерты булды. Аны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та тамаша кылды.

Төбәк Башлыгы рәсми рәвештә республикада Фёдор Шаляпин елын ачты. Аның кысаларында ел дәвамында җырчы истәлегенә багышланган чаралар узачак.

– Федор Иванович Шаляпин - уникаль язмышлы, талантлы башкаручы. Ул гади крестьян гаиләсеннән, Уфага бик яшь малай булып килә. Без, Башкортстанда яшәүчеләр, урыс басының иҗади юлын нәкъ менә биредә, безнең искиткеч шәһәрдә башлавы белән горурланабыз. Без Уфада бөек җырчы турындагы истәлекне саклап калу өчен барысын да эшлибез. Театр каршында Федор Шаляпинга һәйкәл куелган, аның исемен сәнгать институтының концерт залы йөртә. Тиздән уникаль экспонатлар булган музыка музее үз ишекләрен ачачак, - дидеРадий Хәбиров.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас