

Киләсе елның язында Уфада Шаляпин музее ачылырга мөмкин. Бу хакта Республика идарә итү үзәгендә узган оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, музей өчен Валериан Альбанов исемендәге котыпчылар музее янындагы бина сайланган.
«Быел без мөһим юбилей — бөек урыс җырчысы Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулуны билгелибез. Аның иҗат юлының шактый өлеше Уфада үткән. Һәрхәлдә, ул монда башлаган. Уфада Шаляпин музее өчен бюджетка 70 миллион сум салынган. Киләсе елның язына яки күренекле җырчының киләсе туган көненә бу музейны ачарга кирәк», — диде Радий Хәбиров.