Мәдәни мохит
13 Февраля 2023, 13:07

Китап ярминкәсе булачак

Китапка карата сөю тәрбияләргә кирәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Китап ярминкәсе булачакКитап ярминкәсе булачак
Китап ярминкәсе булачак

Башкортстанда Китап ярминкәсе үткәрелә. Бу хакта хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

“Башкортстанның Язучылар союзы шундый башлангыч белән чыгыш ясады, мин аны хупладым. Бәлки ул Мәскәүдәге кебек күләмле булмас, ләкин май азагында Совет мәйданында Китап ярминкәсе үтәргә тиеш. Китапка карата сөю тәрбияләргә кирәк”,— диде Радий Хәбиров.

Ярминкәдә яңа китаплар сатудан тыш, күренекле язучылар белән очрашулар, яшь әдәбиятчыларның иҗаты белән таныштырулар булачак.

фото чыганак: colorprofi.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас