Мәдәни мохит
13 февраль 2023, 13:17

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Рамил Төхвәтуллин - Русиянең атказанган артисты!

Хезмәтенә күрә хөрмәтеХезмәтенә күрә хөрмәте
Хезмәтенә күрә хөрмәте

 Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, режиссер, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллинга "Русиянең атказанган артисты" дигән мактаулы исем бирелде. Бу хактагы указны Русия Президенты Владимир Путин имзалады.
Рамил Төхвәтуллин 1966 елның 2 октябрендә Аксубайда туган. 1987 елда Казан тетар училищесын тәмамлап, татар академия театрында эшли башлаган. Читтән торып Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Ул иҗат иткән тормышчан образлар тамашачы күңелендә һәрвакыт үз урынын таба.

Сәхнә остасын чын күңелдән котлыйбыз! Иҗади уңышлар теләп, яңадан-яңа образлар көтеп калабыз.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас