Мәдәни мохит
10 февраль 2023, 09:08

Күркәм чаралар

Бердәмлектә безнең көч.

Күркәм чараларКүркәм чаралар
Күркәм чаралар

Бердәмлектә безнең көч.

Мәчетле районы Мәдәният йортында бик күркәм чара - "Бердәмлектә безнең көч" дип исемләнгән йомгаклау концерты узды. 
Башкортстан татарлары конгрессының Мәчетле районы бүлекчәсе җитәкчесе Зөлфирә Гайса кызы Сәлимова билгеләвенчә,районда бик күп милләт вәкилләре гасырлар дәвамында дус һәм тату яши һәм барлык эшләрне дә бердәмләшеп башкаралар.

- Концертларда бер-беребезгә ярдәм итеп, бергәләп матур чыгышлар ясыйбыз.  Төрле авыллардан килгән үзешчәннәр арасында татар, башкорт, рус һәм башка милләт вәкилләре бар.

 Бу чарада без яңа гына тегелгән күлмәкләр киеп чыгыш ясадык. Ә инде алъяпкычларны тамбур ысулы белән барыбызга да башкорт кызы Зилия чигеп бирде.
Яна костюмнар белән чыгыш ясау, әлбәттә, кәефләрне күтәреп жибәрде. Мәчетле татарлары бик дәртле, кунакчыл һәм ярдәмчел дә. Бер генә бәйрәм дә “Зөбәрҗәт” татар фольклор ансамбленнән башка узмый, – ди Зөлфирә Гайса кызы.

Күркәм чаралар
Күркәм чаралар
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас