Мәдәни мохит
8 февраль 2023, 08:14

Заманча иҗади киңлек булсын

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан язучылар берлегенең яңа  рәисе Айгиз Баймөхәмәтов белән очрашты.

Заманча иҗади киңлек булсынЗаманча иҗади киңлек булсын
Заманча иҗади киңлек булсын

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан язучылар берлегенең яңа  рәисе Айгиз Баймөхәмәтов белән очрашты. Очрашуда башкорт әдәбиятын үстерү, авторларга ярдәм һәм нәшрият эшчәнлегенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Язучылар берлеген 300дән артык прозаик, шагыйрь, драматурглар берләштерә. 2024 елда берлек 90 еллык юбилеен каршы ала.

Башкортстан Башлыгы республика Берлек эшчәнлегенә, шулай ук авторларның иҗади башлангычларына һәм проектларына ярдәм итәчәген белдерде.

Айгиз Баймөхәмәтов оешма эшенең төп юнәлешләре - башкорт авторлары әсәрләрен, уку мәдәниятен популярлаштыру, конкурслар, фестивальләр һәм күргәзмәләр үткәрү турында сөйләде.

Шулай ук Язучылар берлегенең XIX гасыр архитектура һәм тарих һәйкәле булган Поликарпов йортында урнашуын һәм аңа җитди ремонт таләп ителүен әйтте.

Радий Фәрит улы 2023 елда бинада ремонт эшләрен башлау һәм киләчәктә аның мәйданында әдәбиятчылар өчен заманча иҗади киңлек булдыру бурычын куйды.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас