Мәдәни мохит
6 февраль 2023, 07:47

"Кызыл паша" яңадан кайтты

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры сәхнәсенә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров теләге белән легендар “Кызыл паша” спектакле яңадан кайтты.

"Кызыл паша" яңадан кайтты"Кызыл паша" яңадан кайтты
"Кызыл паша" яңадан кайтты

 Совет дипломаты Кәрим Хәкимов турындагы бу спектакль Нәҗип Асанбаевның китабына нигезләнеп куелды.

Режиссер Айрат Әбушахманов спектакльне яңарткан. Яңартылган пьесаның авторы – Динара Каюмова.

  • Миңа геройның туган ягы – Бишбүләк районының Дүсән авылындагы музей бик ярдәм итте, – дип үз тәэссоратлары белән бүлешкән Динара Каюмова. – Музейның директоры Ризида Галимова күп еллар Кәрим Хәкимовның биографиясен өйрәнә. Ул миңа илченең тормышында булган бик күп кызыклы моментларны сөйләде. Премьерага театрның фойесында күргәзмә ясадык.

Кәрим Хәкимов – СССР белән гарәп илләре дуслашсын өчен күп хезмәт салган шәхес. Ул заманнардагы, вакыйгаларда катнашкан геройларның сәхнәдә үз исемнәрен кайтарганнар. Әйтик, Нәҗип Асанбаев әсәрендә Аравиянең короле Ягәфәр исемле. Чынында исә аның исеме Әбделгазиз ибн Сауд булган. Англия разведчигы әсәрдә – Мельбурн, сәхнәдә – Лоуренс Аравийский.

Элек куелган спектакльдә тамашачылар Кәрим Хәкимовны Әхтәм Абушахманов ролендә күреп таныды. Әле исә бу рольны Ш.Бабич исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, яшь талантлы актер Азат Вәлитовка ышанып тапшырганнар. 

Русия һәм Башкортстанның халык артисты Хөрмәтулла Үтәшев спектакльнең беренче чыгарылышында каравылчыны уйнаса, әле аңа король Абдель Азиз ибн Сауданың ролен биргәннәр.

  • Беренче чыгарылыштан соң 40 ел вакыт үтте, - дип искә ала Хөрмәтулла Үтәшев. – Әмма барсы да кичә генә булган кебек күз алдында. Без 1 курс студентлары идек, безне массакүләм сәхнәгә җәлеп иттеләр. Мәскәүдә күрсәткәннән соң бу спектакльгә карата бик зур кызыксыну туды, аны телеспектакль итеп төшерергә карар иттеләр. Уфада атна буе Мәскәүдән килгән төркем эшләде, тамашачыларсыз гына спектакль төшерелде. Бу безнең өчен бик зур вакыйга булды. Азактан аны бөтен СССРга күрсәттеләр. Нәҗип Асанбаев бик күп хатлар алды, 1986 елда без беренче тапкыр бу спектакль белән чит илгә – Сүриянең Дамаск шәһәренә фестивальгә бардык. Кызганычка каршы, без анда актер Хөсәен Кудашевны югалттык. Без анда бик югары дәрәҗәдә кабул иттеләр, дулкынланудан аның йөрәге туктады... Аның үлеменнән соң спектакль репертуардан төшеп калды.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас