Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
4 февраль 2023, 18:56

Иҗади конкурс!

Республикада Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең – 105, Әнгам Атнабаевның – 95 һәм Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевның 90 еллыгына багышланган төбәк иҗат конкурсы оештырыла.

Иҗади конкурс!
Иҗади конкурс!

Республикада Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең – 105, Әнгам Атнабаевның – 95 һәм Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевның 90 еллыгына багышланган төбәк иҗат конкурсы оештырыла.

Конкурсның төп максаты – якташ шагыйрләребезнең иҗатын саклау һәм аларның әсәрләренә карата кызыксыну арттыру,  яшь буында ватанпарвәрлек хисен тәрбияләү, әхлакый яктан тәрбия бирү; сәләтле балаларны ачыклап, аларга ярдәм күрсәтү, балалар иҗатын үстерү.

Конкурс 16 гыйнвардан 27 февральгә кадәр әдәби иҗат (юбиляр шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләү) һәм музыкаль иҗат (юбиляр шагыйрьләрнең сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкару) юнәлешләре буенча үткәрелә. Конкурста катнашу өчен видеоязма яздырып җибәрергә кирәк. Яшь чикләве юк, эшләр биш яшь категориясендә бәһаланачак.

Оештыручылар – Туймазы районы хакимиятенең мәдәният бүлеге, Туймазы районының үзәк китапханәсе белән берлектә Башкортстан татарлары конгрессының урындагы бүлекчәсе.

Конкурста катнашу өчен гаризаны 27 февральгә кадәр  [email protected] электрон адресына җибәрергә кирәк. Барлык сораулар белән конкурс координаторы Латыйпова Индира Әбүзәр кызына 8-927-303-35-49 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: