Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
3 февраль 2023, 13:55

Мәдәниятебез өчен җан атучы ул!

   Рәвис Муллаян улы – баянчы һәм җырчы, берсеннән-берсе көнүзәк темаларга шигырьләр язучы, ул шулай ук балта остасы һ.б. сокланып туймаслык сәләтләргә ия кеше.

Мәдәниятебез өчен җан атучы ул!
Мәдәниятебез өчен җан атучы ул!

   Якташым, “Өмет” гәзитенең актив хәбәрчесе (аның авыл һәм авылдашларның тормышы турында җибәргән видеолары һәм язмалары безнең сайтта даими урын алып тора) һәм җитмеш төрле һөнәр остасы Рәвис абый Сабитовка “БРның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

   Рәвис Муллаян улы – баянчы һәм җырчы, берсеннән-берсе көнүзәк темаларга шигырьләр язучы, ул шулай ук балта остасы һ.б. сокланып туймаслык сәләтләргә ия кеше. 43 ел гомерен мәдәнияткә багышлап, аның 37 елын Калмашбаш авыл мәдәният йортында директор булып эшләп, хаклы ялга чыкса да, ул бүген дә авылларда мәдәниятне күтәрү өчен тырыш хезмәтен сала. Авылда һәм районда бер генә зур мәдәни чара да ансыз үтми.

   Рәвис абый, чын йөрәктән котлыйбыз! Иҗади уңышлар, саулык, гаилә иминлеге телибез!  

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: