Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
1 февраль 2023, 17:00

“Мин тормышка гашыйк”

Шагыйрә, актриса, әни...

“Мин тормышка гашыйк”
“Мин тормышка гашыйк”

Шагыйрә, актриса, әни...

 

   Пәрдә ачылуга, моңлы көй яңгырады. “Күктән төшкән язмыш" шигырен яттан укып, шагыйрә Әлфия Булат сәхнә түренә чыкты. Бу шигырь вакытсыз вафат булган шагыйрьләр истәлегенә язылган. Шулай итеп, залдагы тамашачы кичә мохитенә чумды.

Яшәү – бәхет! Илаһи көч миңа

Мәңгелек бер сөю җибәргән.

Барлык көрәшләрдә җиңеп чыгу

Килә хәзер минем җегәрдән.

Алып баручы шушы дүртьюллыктан соң кичәне дәвам итте:

Хәерле көн,  хөрмәтле авылдашлар, кадерле кунаклар, дуслар!

Бүген без авылыбызның яраткан шагыйрәсе Әлфия Булатның күркәм бәйрәменә җыелдык. Әлфия апа безнең авылга 30 ел элек килде, безнең урамда яши башлады. Без аның сәер гадәтләренә аптырап бетә алмадык. Фәрит абыйның ике малаена кушып, кызы һәм малае белән дөбердәтеп дөнья көтеп китте. “Салкын су коена икән, яланаяк йөри икән, йөгерә икән, велосипедта йөри икән” дигән сүзләрдән соң: “Шигырьләр яза икән!”, “Чаңгыда чаба икән!” дигән яңалыклар өстәлде. Ул шулкадәр аралашучан, ярдәмчел, киң күңелле кеше, без аны бөтен урам белән бик тиз үз иттек. Олысы белән дә, кечесе белән дә уртак тел таба, кыен чакта юата, киңәшләр бирә торган олы җанлы, кайнар йөрәкле кеше ул! Әлфия апаның иҗаты күпкырлы: ул олылар өчен дә, балалар өчен дә шигырьләр яза, ике дистәгә якын шигыренә җыр язылган. Җырлары районыбызда,Туймазы, Уфа шәһәрләре сәхнәләрендә, “Юлдаш” радиосында яңгырап тора.

 Әлфия апа хикәяләр дә яза. Аларны “Өмет” гәзитендә, “Тулпар” журналында укып хушланабыз.  Әсәрләре “Ватаным Татарстан”, “Татарстан яшьләре”, “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләрендә, “Тулпар” журналында басылган.

Ана - бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга?

 

Әлфия апа дүрт балага гомер биргән әни. Фәрит абый белән алты бала тәрбияләп үстерделәр. Алар кавышкан еллар илебез өчен зур сынаулы, халкыбыз өчен авыр чор иде. Бер үк вакытта бу – үзгәртеп кору, яңадан башлау, яңа тормыш кору еллары да. Тотынырга – акча, кияргә кием булмаган, хәтта ризыкка да кытлык еллар. Ләкин Әлфия апа авырлыклардан куркып тора торган кеше түгел, үзенең ике баласына Фәрит абыйның ике улын кушып, дөнья көтеп китәләр. Әти-әниләре Фәния апа, Минетдин абый, Габдулла абый, Әнисә апа ярдәмендә балаларны аякка бастырып, олы юлга озаталар. Яңа гаиләне шатландырып, ике алма кебек кыз – Нурсия белән Гөлнур да дөньяга аваз сала. Бүгенге көндә барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, Әлфия апа белән  Фәрит абый алты онык, бер турун белән дә юаналар,  дөньялары җитеш, мал асрап, бакча үстереп, лаеклы ялларында актив тормыш алып баралар.

Кичә барышында укучы балалар Әлфия апаның шигырьләрен яттан укыды, аларны укытучылары Нурия Әнвәр кызы Гыйззәтуллина әзерләгән.

Безнең Әлфия апа данлыклы актриса да. Кайда гына яшәсә дә, кайда гына эшләсә дә, ул һәвәскәрләр түгәрәгендә – спектакльләрдә катнаша. Миякә районы Шатмантамак, Бәләкәй Кәркәле, Канбәк авылында һәм инде бездә ике дистәгә якын спектакльдә төп рольләрне башкарып, тамашачылар сөюен яулады.

Бәйрәм кичендә Гөлшат Әхмәтхужинаның “Ничек түзә бу йөрәк” спектакленнән  бер күренеш күрсәтелде. Төп рольдәа Әлфия апа үзе, онык ролендә – Лилия Сабитова, режиссеры – Лилия Яхина.

Шушы спектакльне уйнаганнан соң туган хисләрдән үрелгән  “Бу дөньяда без бит кунак кына” шигырен Әлфия апа укыды.

Һәр шагыйьрнең дә әсәре күңелендәге уй-кичерешләреннән, йөрәк сиземләвеннән, хисләреннән туадыр. Әлфия апа  да туган җир, туган ил, халык язмышы, тел язмышы өчен борчыла, шул турыда яза.

 “Туган як” темасы кузгалгач, якташлары аның сүзләренә Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Гаяз  Исмәгыйлов көйгә салган җырлар яңгырады: Җәмилә Исмагыйлева – “Шатманны сагыну”, Әминә Харисова – “Син нишлисең икән?”, Рәзилә Тураянова – “Яшьлекләрем белән белмәдем”, Гаяз Тураян улы үзе баянда уйнап, “Сорауларың булса” җырын башкарды.

Эстафетаны үзебезнең якташларыбыз, популяр җырчылар Зөлфидә һәм Гаяз Муллагалиевлар дәвам итте, алар Зиннур Хәлиуллин музыкасына язылган  “Сөю кошы – сандугач” җырын ишеттерделәр.

Әлфия апа – шагыйрә, актриса, әни ... һәм, әлбәттә, хатын-кыз! Ул уңган хуҗабикә, пешерә-төшерә, бәйләм остасы, гөлләр үстерә, спорт ярата. Авыл советын яклап районда төрле ярышларда, конкурс һәм фестивальләрдә катнаша: чаңгы, йөзү, төз ату, шашка, шахмат буенча гел призлы урыннар яулый.

Безнең мәдәният йортында, китапханәдә үткәрелгән барлык чараларда да актив катнаша.  Озак еллар “Әхирәтләр” фольклор ансамблендә чыгыш ясый.

Әлеге чара бик җанлы, күңелле, эчкерсез дулкында үтте. Тамашачылар һәр җырны, шигырьне мөкиббән китеп тыңлады. Аның шатлыгын уртаклашырга авылдашлар, кунаклар күп килгән иде.

Авыл советы хакимият башлыгы Марат Яхин, Бишбүләк үзәкләштерелгән китапханәсенең хезмәтләндерү бүлеге мөдире Гөлчәчәк Авзалова, Кунакул авыл мәдәният йорты җитәкчесе Рима Галәветдиновалар Әлфия апаны тәбрикләп Рәхмәт хатлары тапшырды, күп җылы сүзләр әйттеләр, изге теләкләр теләделәр.

Нур өстенә нур өстәп, Уфадан “Сәхибҗамал” Башкортстан татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Флүсә Назаргулова һәм шул ук оешманың Чишмә районы бүлекчәсе җитәкчесе Галия Арсланова, Чувашстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Лидия Шурзол да килгән иде. Алар Бөтендөнья Татар Конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшиннан Рәхмәт хаты, оешмадан Рәхмәт хаты, бик күп бүләкләр, китаплар һәм Галия ханым тарафыннан пешерелгән тау кадәрле чәк-чәк бүләк итте.

Матур кичәдә күңелле ял итеп, авылдашлар Әлфия апага йөрәк түреннән чыккан иң изге теләкләрен әйтеп таралышты.

Киләчәктә дә  тормыштан ямь табып, матур әсәрләр иҗат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәгез, Әлфия апа! Иҗат ялкыныгыз сүрелмәсен. Илһамыгыз кимемәсен. Сезгә озын гомер юллары, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез. Сезнең белән тагын очрашулар көтеп калабыз.

       Элиза Сәлихова, Кыңгыр-Мәнәвез авылы модельле китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе.

Бишбүләк районы.

“Мин тормышка гашыйк”
“Мин тормышка гашыйк”
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: