Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
27 гыйнвар 2023, 11:43

Фольклор коллективлары өчен грант

Ел саен бу максатка 100 миллион сум бүленәчәк.

Фольклор коллективлары өчен грант
Фольклор коллективлары өчен грант

Русиядә халык һәм фольклор коллективлары өчен яңа грант ярдәме программасы эшли башлый. Ел саен бу максатка 100 миллион сум бүленә, дип хәбәр итә Русия  хөкүмәтенең матбугат хезмәте.

Эш «Мәдәниятне үстерү» дәүләт программасы чикләрендә алып барыла. Бу максатка субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслаган карарга хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин кул куйган.

Грантларны профессиональ һәм үзешчән коллективлар – вокал, инструменталь, хореографик яки мультижанр коллективлар алырга мөмкин. Дәүләт ярдәмен яңа программалар эшләү, гастрольләргә чыгу, осталык дәресләре яки фольклор экспедицияләре үткәрү өчен тотынырга була.

Грант конкурсын Мәдәният министрлыгы оештыра. Финанслау күләме конкурста җиңгән проектларның хакына карап индивидуаль исәпләнә. Ел саен 15-25 коллективка субсидия бүлү күзаллана.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: