+17 °С
Болытлы
Бакалы районының мәдәният сараена Башкортстанның халык язучысы Нәҗип Асанбаевның исеме бирелде. Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең тиешле карарына 2023 елның 23гыйнварында кул куелган. Документ рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылган.
Язучының исемен мәңгеләштерергә Бакалы районы хакимияте тәкъдим иткән. Чаралар Бакалы районы хакимияте бюджеты исәбенә финанслана. Боерыкның үтәлешен контрольдә тоту бурычы Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры — икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратовка йөкләтелгән.