Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
26 гыйнвар 2023, 14:08

Тормыш нигезе – мәдәният вә әхлак

Чит сүзләрдән сез дә арыдыгызмы, җәмәгать?

Тормыш нигезе – мәдәният вә әхлак
Тормыш нигезе – мәдәният вә әхлак

 Чит сүзләрдән сез дә арыдыгызмы, җәмәгать?

 

Русия Президенты Владимир Путин дәүләт мәдәният сәясәте нигезләренә үзгәрешләр кертү турындагы указга кул куйды. Документ хокук мәгълүматлары рәсми интернет-порталында бастырылган.

 «Русия Федерациясе халыклары алдында Русия җәмәгатьчелеге бердәмлегенең нигезен тәшкил иткән фундаменталь кыйммәтләрне һәм максатларны саклап, илебезнең арытаба социаль дәүләт буларак үсешен дәвам итеп, Русия халыкларын саклау, гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү, кешенең хокукларын һәм иреген гарантияләү бурычлары тора.

Моңа кешене эзмә-эзлекле рәвештә инвестицияләү, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләргә таянып, гомумрусия гражданлык охшашлыкларын саклау һәм үстерү шартларында гына ирешергә мөмкин.

Соңгы вакытта моңа тиешенчә өлеш кертелмәү нәтиҗәсендә гуманитар кризис куркынычы туды. Бу илдә традицион кыйммәтләрнең юкка чыгарылуы, бердәмлекнең какшавы, җәмгыятьтә интеллект һәм мәдәни үсешнең түбәнәюе, агрессия һәм күрәалмаучанлык үсеше белән яный».

Төзәтмәләр кертелгән  мәдәни сәясәт әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен тудыруга дәүләт заказын булдырырга, шулай ук Русиянең мәдәни суверенитетын тәэмин итәргә тиеш.

«Чит ил лексикасын артык куллану»га каршылык та дәүләт мәдәни сәясәте бурычларының берсе булып тора.

Башинформ” белдерүенчә, мәдәни сәясәт нигезләре турындагы Указга президент 2014 елның 24 декабрендә кул куйган иде.

«Алгы планга гражданнарны, аеруча балаларны һәм яшьләрне мәгърифәтле итү процессы чыга, рухи, иҗади үсеш, ватанпарвәрлек тәрбияләү, шулай ук бөтен Русия территориясендә сыйфатлы мәдәни мохит, һәркем файдалана алырлык мәдәни байлык һәм иҗат итү өчен тигез шартлар булдыруга зур игътибар бирелә»,  – дигән иде ул вакытта дәүләт җитәкчесе .

 Ил башлыгының мондый гамәле бүгенге тышкы сәясәт шартларында кичектергесез кирәк иде. Барысына өстәп, туган телләргә игътибарны арттыру турында да уйанып, фәһемле карарлар кабул ителсә... Анысы телләр турындагы законны яңарту булыр дип ышанасы килә. Чөнки туган телләрне өйрәнүгә һәм саклауга тиешле игътибар бирелсә, бу максатларга тулысынча ирешү мөмкин булачак. Чөнки безнең халыкларның ифрат бай тәрбияви иҗади байлыгы, халык педагогикасы үрнәкләре шул максатларга ирешерлек яңа, көчле агым мәдәни, рухи-әхлакый кыйммәтләргә ия буын тәрбияләрлек.

 

 

 

 

Тормыш нигезе – мәдәният вә әхлак
Тормыш нигезе – мәдәният вә әхлак
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: