Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
25 гыйнвар 2023, 15:35

Бүләк оту – бәхет эше

“Өмет” белән бергә” уенының җиңүчеләрен ачыкладык!

Бүләк оту – бәхет эше
Бүләк оту – бәхет эше

 

“Өмет” белән бергә” уенының җиңүчеләрен ачыкладык!

 

Яңа башланып киткән 2023 елның беренче яртыеллыгына игълан ителгән гәзит-журналларга язылу мәшәкате дә Юлбарыс елы кебек үтеп китте. Яңа елга без 10000гә якын дугры дусларыбыз белән бергә үттек.

Гыйнвар ае традициясе буларак, хөрмәтле укучыларыбыздан килгән квитанцияләр буенча “Өмет” белән бергә” акциясенең бәхетле бүләк ияләрен билгеләр чор җитте. Быел биш бәхетле конвертны тартып чыгару эшен булдыклы ир-егеткә, сәләтле җырчы, көчле вә гайрәтле көрәшче, сабантуйлар батыры, “Өмет”не укучы, милли телеканналларны караучы, “Юлдаш”, “Шәрыкъ”радиоканалларын тыңлаучы дусларга яхшы таныш Радик Миңнебаевка тапшырдык.

Радик Мәкъмүн улы чакыруны кабул итте һәм килешенгән вакытка килеп тә җитте.

Өстәл өсте хатлар белән тулды. Йөзләгән конвертлар эчендә һәркайсысы җиңүгә өметләнгән дусларыбызның “Өмет”кә язылуларын раслаган квитанцияләре, сәламлаү сүзләре сыйган. Ә безнең кулда – бүләкләр исемлеге!

 Кунагыбыз сокланулы караш белән күзәтеп алгач, “Бисмиллаһ” әйтеп, ике куллап шул хатлар өеменә “чумды”.  Беренчегә мондый изге һәм җаваплы эшне башкаручы Радик дулкынлана, аннан гайре без дулкынланабыз. Кемнәр, кемнәр булыр ул бәхетлеләр?

Менә кайсыдыр конверт көчле кулларга эләкте дә бугай. Радик, кармакка капкан балыкны ычкындырмаска тырышкан балыкчы кебек, табышлы кулын өем астыннан сак кына тартып ала. Фотога һәм видеога төшереп торучы хезмәттәшләр дә тын калып, бөтен игътибар конвертка юнәлә. Аның тышына матур хәрефләр белән Кушнаренко районы, Иске Тукмаклы авылында гомер итүче Миләүшә Хөсәен кызы Шәехова дип язылган!

Котлыйбыз, Миләүшә ханым! Вәгъдә ителгән электр чәйнеге Сезнеке!

 Кунагыбызның да күңеле булып,  эшнең җаена төшенебрәк чираттагы конверт артыннан “кереп китә”. Бар! Менә ул! Борай районы Борай авылында яшәүче укучыбыз Резеда Шакирҗан кызы Мөхәммәтова!

Резеда ханым, котлыйбыз! Икенче бүләк - кер киптергеч – Сезнеке!

Радик Миннебаевка моннан соң тагын да кызыклырак булып китте. Географиянең киңәя баруына шат ул. Югыйсә, уен башында гел бер төбәк кешеләренә чыкса, башкалар үпкәләмәсме, дип шикләнебрәк тотынган иде. Бу шикләрен таратып, өченче конверт тышындагы Чакмагыш районы  адресын укыйбыз. Өченче бүләк Чакмагыш авылында яшәүче Данил абый Нәсыйбуллинга китә. Данил абый, котлыйбыз, “Өмет” сезне шөреп боргыч белән коралландыра!

 Дүртенче бүләккә гриль табасы тиеш. Анысы кем бәхетенә төшәр икән? Берәр уңган хуҗабикәне сөендерербезме, әллә берәр ир-егет укучыбызга эләгеп, сөеклесен сөендерерме?  Беренчесе булды! Бу юлы Радикның көчле кулларына Илеш районы Дөмәй авылында яшәүче Әлфия Әмин кызы Гарифуллинаның конверты ияреп чыкты. Котлыйбыз Сезне, Әлфия Әмин кызы! Өстәлләрегездә яхшы итеп грильләнгән ризыклар төрләнеп торыр!

Бүләк өләшкәндә вакыт тиз үтә бит. Әллә дулкынланганга шулаймы икән? Мәгәр бишенче – соңгы конвертны тартып чыгаргач, без гаҗәпләнү катыш шатлык кичердек – аның иясе Авыргазы районының данлыклы Солтанморат авылында гомер итүче 90 яшьлек Мөгелсем (Өммегөлсем) әби Зөбәерова булып чыкты. Сәлам хатында әбиебезнең күпъеллар гәзит-журналлар алдырып, мәгълүматлы булып, укып яшәсә дә, акциядә беренчегә катнашуы турында язылган. Ходай Тәгаләнең рәхмәте, җыясы ризык, дигәннәре чынлап та булуына тагын бер инандырмыймы инде, инандыра! Бүләге дә – тонометр бит, өлкән яшьтәге кешегә кан басымын үлчәп торырга иң кирәкле әйбер!

Иң җаваплы минутлар артта калды. Кунагыбыз – Радик Миннебаев белән бу эшкә нәтиҗә ясап, хәл –әхвәлен белешеп алырга да вакыт җитте. Аның тәэссоратларын белешәм.

–Зур җаваплылык туды! Беренчегә эшләдем мондый эшне. Карап торганда берние дә юк кебек, әмма шулай тоела гына икән. Редакциянең укучыларына әзерләгән матур бүләкләрнең ияләрен гаделлек белән сайлау мавыктыргыч. Уенны гадел оештырдык. Бәхет эше инде ул бүләк оту. Укучыларны чын күңелдән котлыйм.  “Өмет” редакциясенә мондый акция өчен рәхмәт!

Без гәзит-журнал, китап укып үскән буын, бүген дә гәзитләргә өстенлек бирәбез. Анда дөреслек күбрәк дип ышанабыз. Ул халыкчан, җылылык бөркеп тора, тәрбияли, фәһем бирә. Андагы язмышлар бик кызыклы. Уку акыл өсти, баш эшчәнлегенә файдалы. Мәрхүм әтием дә башыннан ахырына кадәр, бер ноктасын да калдырмый укый иде, “Өмет”не дә гел алдырдык. Әле әнием дә укый. Үзем дә укуга бик уңай карыйм!

“Өмет” мине тамашачыларым белән таныштырды. Әле дә эшләрем яхшы гына бара. Төзибез дә, төзекләндерәбез дә, тендерлар отып, җиренә җиткереп эшлибез, җырлыйбыз да, спорт та үз югарылыгында бара. Төзелешкә килгәндә, соңгы вакыттагы хәлләргә бәйле, халыкның төзелеш, ремонт, торак мәсьәләсенә карашы бераз кимеде. Тынычлык килсен. Бар да үтәр. Эшләрем әйбәт кенә бара. Эшем кешеләр өчен җаваплылыктан тора. Әйткәндәй, “Өмет” гәзитен алдыручылар безнең “Альденстрой” җәмгыятенә мөрәҗәгать иткән очракта, ташламалар булачак.

Аңа кадәр спорт белән мавыктым. Күп сабантуйларда тәкәләрен алып киттем. Хәзер спорт белән үзем өчен генә шөгыльләнәм. Әйткәндәй, гәзит укучыларга балаларын яшьрәк килеш спортка илтергә киңәш итәм. Бала бәләкәйрәк булганда, гәүдә сыгылмалылыгы да яхшы, буш вакыты да күбрәк була. Үзем спортка чагыштырмача соңрак, Чакмагыш районының Рәҗәп урта мәктәбендә өлкән сыйныфларда укыганда гына алындым. Әмма без авыл малайлары – хәрәкәтчән, җитез идек, шуңа тизрәк уңышларга ирештек.  Мәктәптән соң физкультура факультетын тәмамлаган идем. Аннары БДАУда урман хуҗалыгы факультетында, төзелеш эшләренә тотынгач, төзелеш факультетында белем камилләштердем һәм БАГСУда укып чыктым. Алган белемнәрем тормышта бик ярдәм итте. Уку, белем артык булмый.

Шуны да әйтергә кирәк, утыз ел узгач, күпме бәхәсләрдән соң, совет мәктәбенең нигезе булган тәрбия алымнарын кайтара башладылар. Шул ук турслетлар, слетлар, әләмнәр күтәрү, “Зарница” уеннары – никадәр файдалы яхшы сынау, әзерлек мәктәбе иде бит алар.

–Яши-яши мавыгуларым тагын да киңрәк колач алды, дисеңме, Радик?

  • Шулай әйтсәк дөрес булыр. Җырлау теләгем җиңеп, мин шул

мохиткә кереп киттем. Җырлыйсы килеп кенә тора. Тамашачым, халык көч, дәрт биреп шул эшемдә дә ышанычымны арттырды. Иҗатка пандемия киртә булып торды бераз. Әмма клиплар төшердек. Репертуарымны баетып, җырларның халыкка якын, күңеленә үтә торганын, яшәү дәрте бирә торганын сайлыйм. “Мәйдан”, “ТМТВ” каналы, “Туган тел” белән дусбыз. “Юлдаш”та  3 тапкыр хит-парадта катнаштым, икесендә җиңдем. Әле тагын ике хит-парадта беренче киләм. Бик оста җырчылар белән бәйге тотабыз, ачуланып куймасыннар инде, ул уен-ярыш бит инде.

  • Ә җиңелүне ничек кабул итәсең?
  • Аңлап кабул итәм һәм яңа стартларга әзерләнәм. Спортчы рухы

булгач, анда да җиңеләсе килми, бирешергә теләмим. Мин җыр илендә яңа кеше, ярышып җырламыйм. Тагын җырлар яздырасы килә, әлегә вакыт җитеп бетми. 45 яшемдә генә сәхнәгә килдем бит. Бик сирәк күренеш инде ул. Быел 50 яшем тула. Биш ел иҗат биографиям дә бар икән. Әле махсус операция бара. Мине сәхнәгә чыгарган кеше Таһир Асылгәрәй хәрби операциядә. Ул иҗат иткән “Калсак иде яшьлектә” җыры – минем өчен иң кадерлеләрдән. Исән-сау йөреп кайтсыннар егетләр. Дөньялар имин генә булса, язгы якка концертлар белән чыгарга уйлап торам. Программам да шул җырыма аваздаш булып: “Яшьлегемә кайтыр идем” дип аталачак.  Ул авыл, яшьлек, беренче мәхәббәт темаларын - барысын да үз эченә алган.

  • Радик, сиңа зур рәхмәт, үзеңә дә уңышлар килсен. Бүләк откан

укучыларыбызны тагын бер котлап, бүләкләрен кулларына тизрәк алуларын телибез. Дөньяда тыныч таңнар, иминлек хакимлек итсен.

 

 

Бүләк оту – бәхет эше
Бүләк оту – бәхет эше
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: