Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
19 гыйнвар 2023, 18:33

Сәләтле яшьләр өчен матур чара

Бөре шәһәрендә «Крещенские морозы»XXVII Төбәкара эстрада җыр һәм бию фестиваль-конкурсы ачылды.

Сәләтле яшьләр өчен матур чара
Сәләтле яшьләр өчен матур чара

Бүген Бирск шәһәрендә «Крещенские морозы»XXVII Төбәкара эстрада җыр һәм бию фестиваль-конкурсы ачылды. Башкортостан Республикасы Мәдәният министрының сәламләү хатын Республика халык иҗаты үзәге генераль директоры Салават Киреев укыды. Анда, аерым алганда, узган елларда фестиваль Башкортстанның берничә эре мәдәни проектында ныклы урын алды, диелә. 

"Фестиваль иҗат коллективларына танылырга мөмкинлек бирә, талантлы яшьләргә профессиональ сәхнәгә чышарга ярдәм итә һәм дәртләндерә. Популяр музыка һәм бию проектында катнашучыларның иҗаты һәм таланты киләчәктә дә үзешчән сәнгать мәдәниятен үстерүгә, Башкортстанның һәм бөтен Русиянең күпмилләтле халкын рухи яктан баетуга уңай йогынты ясар дип ышанам, - дип билгеләп үтелә Әминә Шәфыйкова котлавында.

Бүген, иҗади ярышның беренче көнендә, «Эстрада җыры»номинациясендә конкурс уза. Иртәгә, 20 гыйнварда, «Эстрада биюе» һәм «Эстрада музыкасы» номинацияләрендә дәвам итәчәк. Фестиваль кысаларында шулай ук эстрада вокалы һәм заманча хореография буенча мастер-класслар да планлаштырылган. «Крещенские морозы» төбәкара эстрада җыры һәм бию фестиваль-конкурсы 21 гыйнварда Бөре шәһәренең Мәдәният сараенда гала-концертлар белән тәмамланачак, анда яшь музыкантлар, башкаручылар һәм биючеләр үз талантларын күрсәтәчәк.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: