Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
1 гыйнвар 2023, 15:05

Өр-яңа елда яңа шигырьләр укыйк әле!

Мин, Надежда Николай кызы Гомәрова, 1949 нчы елның 24декабрендә Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә туганмын.

Өр-яңа елда яңа шигырьләр укыйк әле!
Өр-яңа елда яңа шигырьләр укыйк әле!

   Кадерле дуслар! Бүген сезнең игътибарга “Өмет” гәзитен яратып укучы дустыбызның берсеннән-берсе матур шигъри бүләкләрен тәкъдим итәбез. Рәхәтләнеп укыгыз, яшьлекләрегезне искә төшерегез. Җаныгызга – ял, күңелегезгә дәрман алыгыз. Әйдәгез, башта авторның үзе белән танышып китик әле. Менә ул ниләр яза:

  Мин, Надежда Николай кызы Гомәрова, 1949 нчы елның 24декабрендә Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә туганмын.

   1965 нче елны Чакмагыш районы Калмашбаш авылының 8 еллык мәктәбен тәмамладым. 9-10 сыйныфларны районның 1нче санлы  мәктәбендә укыдым. Башкача укуымны дәвам итә алмадым. Бер әни өстендә без 7 бала идек. Төрле һөнәрләр буенча эшләдем. Чигү чигәм,бәйлим, гармунда, мандолинада уйныйм. “Өмет” гәзитен укырга яратам. 2002 нче елдан кичерешләремне шигырь юлларына сала башладым.

                                  Көянтәле яшьлегем

Яшь чактагы көянтәмне

Алдым да мин кулыма,

Җайлап кына, иңгә салдым,

Судан кайтам, уемда.

Күрше- тирә карап кала,

Чайпалмыймы суларым?

Тигез атларга тырышам,

Матур тотып буйларым.

Кайнарга куям самавыр,

Чишмә сулары белән.

Бисмилламны әйтеп, эчтән,

Тәм- томым тезеп куям.

Йомырка да пешә тора

Самавырның эчендә,

Бернинди чир дә булмаган,

Хәйран калам үзем дә.

Икмәк белән бәрәңгекәй

Табында янәш торды

Кичкелеккә токмачлы аш,

Буй- сын да матур иде.

Кичен авыллар  күмелде

Гармун тавышларына

Дәва булып, ялгызларның,

Йөрәк сагышларына.

Ду килеп яшьләр биеде

Авыл чирәмнәрендә,

Дусларча бил алыштылар

Сабантуй бәйрәмендә.

Үзе бәхет булган икән,

Көянтәләп су ташу

Бөтен серләрне сөйләдек,

Сердәш булды – агымсу.

Шушы гади бер көянтәм

Күпме хисләр уятты,

Күңелемә хәтирәләр

Сары май булып ятты.

 

                                     Әле һаман сагынам

Әллә нишләп бүген,җирси минем күңел,

Бала чагым искә төшә гел.

Әткәй белән урман сукмагыннан атлыйм,

Бар тирә- як чәчкә, ал да гөл.

Гүя бүген генә булган кебек бар да,

Мин дә әле үсеп җитмәгән,

Су эчәбез әткәй белән, алмаш- тилмәш,

Урман алдындагы чишмәдән.

Төрле кошлар сайрый, ярышып- ярышып,

Оркестрың торсын бер якта.

Балаларны ышандырып булмас кебек,

Күпме сөйләсәң дә бу хакта...

Тагын кайтам балачакка, инде атта

Кайтабыз без шушы юллардан.

Әкрен генә әти моңлы көен суза,

Күзен алмый ялан,кырлардан.

Зәңгәр күктә тургай сайрый, сузып- сузып,

Ә без ятып печән өстендә,

Тирбәләбез,күзне йомып, әкрен генә

Печән белән каплап битне дә.

Атын туктатты да әткәй, сик( е) реп төште,

Нидер алды җирдән иелеп

Килде дә ул кире, безгә какы сузды,

Үзе карый безгә сөенеп.

Әле һаман әткәемнең шул карашы

Күз алдымда тора бүген дә.

Инде мин дә күптән әткәй яшен уздым,

Гомер үткән икән синсез дә.

Үзем генә атлыйм Күзкәй буйларыннан,

Саф һавасын сулап кырларның,

Тирә-якка хозурланып кына, тыңлыйм

Йотлыгып, сайравын тургайның.

И, авылым, һаман күңелемдә йөртәм

Синдә үткән үсмер елларым

Тәбигатең белән мине дәртләндердең,

Күз алдымда һаман кырларың.

Күп тапкырлар үттем Үрле күл тауларын,

Җилеп чаңгы шудым кышларын,

Көймә ясап, ак кәгазьдән, елгабызда

Бик күп агызганбыз язларын.

Бер дә истән чыкмассыңдыр, авылкаем,

Сине әле булса сагынам

Тәбигатең синең һәр чак сихри иде

Шуңа ахры, бик тә юксынам.

 

                                           Балан

Өй каршында балан үсә,

Хәтерләтеп яшьлекне.

Искә төшсә, үткәннәрем,

Телеп ала бәгырьне.

Шушы балан агачын без

Утырттык бит бергәләп.

Күп тә үтми, яңгыр яуды

Әкрен генә, сибәләп.

Алдамады өметләрең,

Балан зур куак булды.

Син генә юк яннарымда

Кинәт, күңелем тулды.

Сокланып карыйм баланга,

Тотып карыйм тәлгәшен

Алып каптым да җимешен,

Бәреп чыкты күз яшем.

Безнең дә бит язмышкайлар

Балан ачысына тиң

Яши генә башладык та,

Тагын ташлап киттең син.

Сытылырга тора балан,

Кысып тотсам учымда,

Өлгергәннәр... җимеш җыям,

Синең белән... уемда.

Нидер сөйли яфраклары,

Шыбыр-шыбыр киләләр

Сине бик сагынганымны,

Әллә инде сизәләр?

Каршы тордың җил-давылга,

Яшьлекне хәтерләтеп,

Сиңа карап мин юанам,

Хатирәләр яңартып.

Өй янында балан үсә,

Яшьлегем хатирәсе.

Безгә әле, бирешмичә,

Яшисе дә яшисе.

Өз(е) леп төште сары яфрак

Кинәт, аяк очына

Зиhенем ачылып китте –

Бу дөнья фани гына...

 

                                       Җәйге бер кич

Бетмәстәй эшләрен ташлап,

(Калсын иртәгәсенә)

Җыелабыз бик тиз генә

Күрше капка төбенә.

Кемдер яңалыклар сөйли,

Каратып авызына,

Сиздермибез ишеткәнне,

Тыңлыйбыз без тын гына.

Кемнең малае өйләнгән,

-Пар килгәнме үзенә?

-Кем ул, әнә, үтеп бара,

Күлмәге җитми тезенә?

Кемдә күпме мал икәнен

Саныйбыз бармак бөгеп,

Тик, ни хәлдер,буталабыз,

Очына булмый чыгып.

-Кем бәпкәсе кемгә кайткан,

Тапканмы соң хуҗасы?

Кемнәр хәмер сата – бизнес,

Күптер инде акчасы.

-Кем тавыгы кемгә кергән,

Бетергәнме бакчасын?

-Әйбәтләп койсын коймасын,

Нигә жәлли акчасын?

Кемнең ире сулга йөри

(Ишетмәсен хатыны)

-Кемнең гөле чәчкә аткан,

Чәчкәсе бик матурмы?

Күчеп килгәннәр дә калмый,

Тетәбез тетмәләрен.

Кабат, кабат тикшерәбез,

Нигә күчеп килгәнен.

-Күлмәген ялгыш кигән бит,

Ахры, анау кызыкай?

Үтеп-сүтеп йөргәннәрне

Тикшерәбез без шулай.

Кем баласы ни кылана,

Тикшерәбез нәселен

-Нигә әле безгә әйтми,

Ник яшерә кәсебен?

-Сөйләнгәннәр монда калсын,

Ишетмәсеннәр, берүк,

Үзебез дә бит алардан

Аерылмыйбыз бигүк.

Шулай үтә җәйге кичләр,

Калмыйбыз яңалыктан.

Көндез эшләп, кич җыелып,

Башлыйбыз яңа баштан.

 

                                      Ялгыз ана

Тәрәзәдән тәрәзәгә йөри ана,

Нидер ауды тышта ,тупылдап,

Көзге җилләр, ахры, уйный ихатада

Йөрәкәе куйды сулкылдап.

Гөрләп торган нигез иде заманында,

Шау- гөр килеп үсте балалар

Үстеләр дә, берәм-берәм, тартып алды

Әкияттәй сихри калалар.

Әкрен генә дөнья көтә ялгыз ана,

Тик уйлары әле еракта.

Яшьлегенә, парлы чакларына кайта

Их, күңелле булган ул чакта.

Онытыла иде ару, эштән кайткач,

Җыелышып чәйләр эчкәндә.

Бер кайгысыз булган икән, парлы чакта,

Гөрләп балалары үскәндә.

Тәрәзәдән тәрәзәгә йөри ана,

Колак салып, тышкы тавышка

Пар канатсыз калганга да күптән инде,

Ничек түзәргә бу сагышка?

Ялгыз гына яши ана, япа-ялгыз,

Балаларын көтеп, көн туса,

Аклап куя тагын, ничек кайтсыннар ? - дип

Эшкәйләре артык күп булса.

Ә балалар хәзер инде үз тормышлы,

Дөнья мәшакате һәркемдә

Алар да бик сагыналар аналарын

Их, кайтырга, - диләр, - бер көнгә.

Гомер үтә менә шулай сагынышып,

Кабатлана тора язмышлар

Вакыт җиткәч балалар да таралыша

Берүк, читләп үтсен каргышлар.

Әй, гомеркәй, шундый матур юллар үтеп,

Кем уйлаган ялгыз каласын?

Терәк булырлар, - дип, - картлык көннәрендә

Үстерә бит һәркем баласын.

Әйләнәбез дә без гомер йомгагында

Бер көн килеп, төшеп калабыз

Дөнья гына безне алдап әйди алга

Без, алданып, дөнья куабыз.

Олыгайгач күп кирәкми икән безгә

Безгә инде җылы сүз җитә

Ялгызларга сабырлыклар бирсен Ходай,

Гомерләр болай да тиз үтә.

Бик күп еллар артта калган икән инде,

Үткән гомер – бары бер мизгел

Уйлап карасаң, яшәлмәгән дә кебек,

Шулай үтә икән бу гомер.

                                    Кайтып тормам яшьлеккә...

Яшьлек юләрлеге белән

Кылмадык ниләр генә.

Үкенсәк тә, үткәннәрне

Кайтарып булмый менә.

Матур күренәбез диеп

Батканбыз зур гөнаһка,

Толымнарны кисеп яктык

Дөрләп янган учакка.

Көчләр ташып торган чакта

Акыл булган чамалы.

Ә, бүген, акылым да бар

Көчләр мине ташлады.

Уйлап торам, кайтсам әгәр,

Яшьлегемә мин кабат

Әни сүзен тыңлар идем,

Әйттермәс идем кат-кат.

Яшьлектәге мәхәббәтем

Күптән инде юк янда.

Хыял диңгезендә йөзәм,

Тынычлык эзләп җанга.

Дусларның да кайберләре

Күңелемнән җуелган,

Әти-әни назы гына

Күңелемә уелган.

Яшь чактагы хисләр инде

Барыбер кире кайтмас,

Ә бүгенге акыл белән

Яшьлектә яшәп булмас.

Шөкер итеп яшим бүген

Рәхмәт әйтеп Ходайга.

Бала чакка кайтып киләм

Онытылып беразга.

Кайтып тормам яшьлегемә,

Кузгалмасын хисләрем.

Ә, шулай да, сине уйлап,

Тәгәри күз яшьләрем.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: