Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
27 декабрь 2022, 20:00

Яшь актерлар уңышы

Әфарин, яшь нурчылар!

Яшь актерлар уңышы
Яшь актерлар уңышы

Әфарин, яшь нурчылар!

«Нур» театры балалар мәктәп-студиясенең татар төркеме V Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә катнашып, җиңүчеләр исәбенә керде.

Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Бәйгедә илнең 38 төбәгеннән һәм чит илләрдән (Әзәрбәйҗан, Беларусь Республикасы, Болгария, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан) 40 меңнән артык гариза кабул ителгән. Жюри карары нигезендә “Нур” студиячеләре өченче урынга лаек булды. Котлыйбыз!", дип яза театрның җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе Гөлшат Сафина.

Әфарин, яшь актерлар! Театрның киләчәге сезнең кулларда, малайлар- кызлар, шуны онытмагыз! Уңышлар телибез! Күпмилләтле республикабызда туган телебез - татар телен белеп, өйрәнеп үсү бик зур казаныш.

Яңа ел тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирештерсен үзегезне!

Яшь актерлар уңышы
Яшь актерлар уңышы
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: