Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
22 декабрь 2022, 14:30

"Шагыйрәләр сүзе – Җиһан сере”

Кемнәрне зурладылар?

"Шагыйрәләр сүзе – Җиһан сере”
"Шагыйрәләр сүзе – Җиһан сере”

Кемнәрне зурладылар?

"Кичә, 21 декабрьдә Уфа "Нур" татар дәүләт театрының кече сәхнәсендә "Шагыйрәләр сүзе - Җиһан сере - 2022"   шигърият фестивале кысаларында "Йөрәкләрдә - илсөярлек хисе" дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Чараны Башкортстан республикасы "Сәхибҗамал» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы үткәрде.

Театр фойесында кул эшләре күргәзмәсе, татар телле китаплар сату оештырылган иде. Сәхнәгә үз йөрәк сүзләрен әйтергә дип Дилә Булгакова, Тәнзилә Назарова-Исәнбирдина, Светлана Васикова, Рәзинә Мөхияр, Рәхилә Биглова, Флера Шәрипова, Галия Арсланова күтәрелделәр.

Кичәне музыкаль яктан  Азамат Тимеров, Радик Динәхмәтов, Илдар Гомәров һәм башка җырчылар бизәделәр. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин катнашучыларны һәм тамашачыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессының һәм Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиллегенең рәхмәт хатларын тапшырды", - дип хәбәр итә театрның җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе Гөлшат Сафина.

"Шагыйрәләр сүзе – Җиһан сере”
"Шагыйрәләр сүзе – Җиһан сере”
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: