

Радий Хәбиров Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләүне башкала юбилее белән бәйләмәскә тәкъдим итте.
Үзенең еллык зур әңгәмәсе барышында Башкортстан Башлыгы батырның һәйкәлен реставрацияләүне Уфаның 450 еллыгы белән бәйләп карамаска, ә бу эшкә җаваплы һәм һәр яклап та уйлап килергә чакырды.
“Салават Юлаев һәйкәле – безнең горурлык. Һәм безгә, беренче чиратта, ничек итеп барсын да дөрес эшләргә кирәклеге турында кайгыртырга кирәк. 2023 елның мартында без әле экспертиза белән проектны гына алачакбыз. Монда реставрация эшләрен теге яки бу датага өлгертү өчен куарга кирәкми. Шуңа да, беренче этап – проект. Аннан бу эшне башкаручы подрядчыны табарга кирәгер. Бу да гади эш түгел. Алда зур һәм җаваплы эш көтә. Безнең исәпләр буенча, сүз бер генә йөз миллион сум турында бармый. Шуңа да Уфа шәһәре командасына һәйкәлне реставрацияләүне шәһәр юбилее белән бәйләргә киңәш итмим”,- диде Радий Хәбиров.
Фото: Башинформ.