Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
21 декабрь 2022, 16:23

“Артист хамелеон булырга тиеш”

Миңнинур СӘЕТОВА-ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА чагу образлары  белән бик күпләрнең күңелен яулаган актриса.

“Артист хамелеон булырга тиеш”
“Артист хамелеон булырга тиеш”

Театр дөньясында үзенең лаеклы урынын яулаган сәхнә остасы, Башкортстанның – халык, Татарстанның атказанган артисты Миңнинур СӘЕТОВА-ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНАны  Уфа “Нур” татар дәүләт театрының йөзек кашы дияргә буладыр. Чагу образлары  белән бик күпләрнең күңелен яулаган шәхес ул.

Быел чираттагы күркәм юбилеен каршылаучы актриса белән аның иҗаты һәм тормышы хакында әңгәмәләштек.

- Миңнинур ханым, чын актриса буларак, театр сәхнәсенә аяк басуыгызга ничә ел булды?

- “Нур” театры оешкан беренче көннәрдән алып, аңа тугры хезмәт итүче актрисаларның берсе мин. Нәкъ “Нур” өчен тупланган беренче махсус төркемдә Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетын тәмамладым . 1992 елның декабрь аенда театр үзенең беренче иҗат мизгелен башлый, ә 1993 елның яңа уку елында инде безнең “Нур” студиясен туплыйлар. Курс  җитәкчебез – профессор Фәрдүнә Касыймова. Шул ук елны безне театрга эшкә кабул итеп, күмәк сәхнәләрдә катнаштыра да башладылар. Укуыбыз практика, эш белән тыгыз үрелеп барды. Шуңа да диплом алганда без барыбыз да сәхнә белән “чирле” идек. Бүгенге кебек диплом өчен генә укып, аннан каядыр икенче җиргә китеп эшләргә мөмкин дигән фикер башыбызга да килмәде. Шул бер килү минем өчен соңгысы һәм мәңгелек  булды. Ә уйлап карасаң, ул вакытта театрның исеменнән башка берние юк иде. Ләкин театрның булачагы, киләчәге ничектер безнең өчен ап-ачык иде. Шул безнең яшьлек шаукымыбыз, хисләребез, хыялыбызга бирелгәнлегебез театрны көчле, нык иткәндер. Бик  кадерле, бик газиз ул минем өчен театрым. Аның бүгенге дәрәҗәсендә,  казанышларында минем дә өлешем булуы минем өчен әйтеп бетергесез зур бәхет.  

Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетын 1993 елда тәмамлап, 1 сентябрьдә иҗади юлымны профессиональ актриса буларак башлап җибәрдем. 

– Беренче ролегезне хәтерлисезме?

––Тәүге адымнарны күмәк сәхнәләрдән башлыйсың инде ул. Аннары эпизодик, әмма исемле рольләр китә. Минем һәм минем күп коллегаларымны беренче тапкыр сәхнәгә алып чыккан режиссер  Байрас Ибраһимов. Ул безнең курсны актер осталыгы буенча укытты  һәм шул ук вакытта театрның баш режиссеры да иде. Шуңа ул безгә әти кебек якын булды. Курсның диплом эше - Туфан Миңнуллинның “Кулъяулык” спектаклендә төп роль Әминәне ышанып тапшырдылар. Характерлы, кыю, чая кыз образы иде, остазларым да тамашачы яратып кабул итте. Дипломлы белгеч булып театрга килгәч, бер дә эшсез утырганым юк, Аллага шөкер, рольләрем җитәрлек: төрле планда, зур рольләр, героинялар башкарыга туры килә. Ләкин шулар арасыннан берсе минем өчен аеруча якын һәм  әһәмиятле. Ул Гаяз Исхакыйның “Көз” спектаклендә яшь Гөлсем образы. Бу спектакльне бездә ул вакыттагы директорыбыз Урал Гыйрфатуллин чакыруы буенча  Камал театрыннан Фәрит Бикчәнтәев килеп куйды. Ул вакытта л әле яшь иде,иҗат юлын башлап кына җибәргән чоры. Эш процессы бик кызыклы барды, үзенчәлекле. Спектакль  дә искиткеч  матур һәм зәвыклы  булып туды һәм театрга зур уңышлар китерде. Бик күп фестивальләрдә катнаштык аның белән. Андагы ролем миңа да үзебездә генә түгел, Казан тамашачысына һәм, гомумән, бөтен төрки театрлары дөньясына танылу бүләк итте. 1996 елда Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивалендә “Гөлсем туташ образының талантлы гәү­дәләнеше өчен” премиясенә лаек булдым. Яшь кенә  артистка өчен бу бик зур дәрәҗә, әлбәттә. Аннан соң да булды уңыш, танылу китергән рольләрем.  Әйтик, Карло Гольдониның “Шайтан котыртты” комедиясендә Марианна роле. Бу эшем  2003 елда Салават шәһәрендә үткән “Театр язы” фес­тивалендә “Хатын-кыз роленең иң талантлы гәүдәләнеше өчен” премиясен китерде. Күңел салып эшләгән эшеңнең, йокысыз төннәр, эзләнүләр аша тудырган образларыңның җимешен тату, әлбәттә, күңелгә канатлар куя. Шул ук елны мин  “Башкорт­станның атказанган артисты” дигән мактаулы исемгә лаек булдым. 2020 елда “Татарстанның атказанган артисты” дигән зур исем бирделәр. Ә 2021 елда инде “Башкортстанның халык артисты” исеменә лаек  булдым. Шөкер, иҗатымны күрәләр, бәялиләр. 

– Ә артист булмасагыз, нинди һөнәр иясе булыр идегез?

– Балачакта водитель я хирург булам дигән хыял да бар иде. Чебешнең аягы сына икән, таяклар куеп, урап бәйли идем. Сарыкларны сөзсәләр, яраларын чистартып, “вишневский” сөртеп дәвалыйм. Каннан, яралардан курыкмыйм мин. Хирург була алыр идем. Гомумән, мактанып әйтмим, әмма нинди эшкә алынсам да, җиренә җиткереп башкарам.

– Нинди жанрда уйнавы күңелегезгә якын?

-  Артистның язмышы да, уңышы да бик нык режиссерга бәйле. Ул сине күреп алса, матур рольләр бирсә, көтелмәгән яктан ачса, әлбәттә, зур бәхет. Мин, гомумән, режиссерлардан уңдым дип әйтә алам. Алда әйтеп үткән шәхесләрдән тыш, Илдар Иршат улы Вәлиев турында аерып әйтәсем килә. Ул мине тамашачыга яңа яктан ачты, бик күп спектакльләренә алды, зур рольләр бирде. Мин аңа рәхмәтлемен. Ул куйган сәхнә әсәрләре гел уңыш белән озак еллар бара, тамашачы яратып карый. Кат-кат килеп карый. Төрле режиссерлар белән эшләү, артистка төрле яктан ачылырга, үсешергә мөмкинлек бирә.

Артист ул хамелеон булырга, төрле жанрда да уйный алырга тиеш. Тамашачылар да күрәдер, соңгы вакытларда күбрәк комедияләрдә характерлы образлар тудырам. Әби рольләрен бирә башладылар. Әлбәттә, әбине дә теләсә кем уйный алмый. Уйлап карасаң, классик әсәрләрдәге әбиләргә 40-50 яшь. Ә бүген ул яшьтә әле хатын-кызның чәчәк аткан мәле генә. Нинди әби булсын ди, алар. Тормыш шулай үзгәреп тора. Мәсәлән, “Башмагым”да Җиһан карчыкны уйныйм. Аңа 46 яшь. Ул вакытта инде чынлап әби булганнар! Бер карасан, үз яшьтәшемне уйныйм, ләкин миңа әби булырга әле!  Азат  Җиһаншин куйган Мансур Гыйләҗевның “Көлмәгез, мин үләм!” комедиясендә исә 82 яшьлек әбине дә уйнарга туры килде.

– 80нән дә өскә “менеп киткәндә” кыен булмадымы?

– Әсәрне укыганда, кызык булды. Ә эшли башлагач, әйе, күңел тартышты. Байрас Надыйм улы миннән карчык ясарга тырышмады. Чөнки мин табигатем буенча яшь күренәм. Нинди генә грим салсалар да... Шуңа күрә бу роль өчен нык кына эзләнергә туры килде. Көн саен нидер кылана идем. Йә аякка комнар бәйләп куям, йә теш куям, йә авызга шарик кабам, йә күзгә лупа киям, башка парик киеп чыгам...  Бөкре куеп карыйм... Шул эзләнүләрдән кисеп-кисеп җыеп, бер образ тудырдык. Хезмәтебез лаеклы бәһаланды, тамашачы яратты.

Тик, дөресен әйткәндә, үземнең яшьтәге геройларны уйныйсы килә. “Нур” театры яшь булгач, эшли башлаганда ук бик тиз олы хатыннарны уйнарга туры килде. 25 яшьтә үк дөньяның ачысын-төчесен күргән, өчәр балалы 50-60 яшьлек образлар тудырдык. Хәзер үзебезнең шундый матур яшь җитте, яшәрәсе килә!

– Артист һөнәренең авырлыгы нәрсәдә? Сәхнә арты интригалары турында бик күп ишетергә туры килә...

– Интрига ул театрда гына түгел, теләсә кайсы коллективта, теләсә нинди һөнәр ияләре арасында булырга мөмкин. Тик ни өчендер халык ул ярлыкны күбрәк театрга тагарга ярата. Театр гомер-гомергә  гади тормыштан аз гына өстенрәк тора. Бәлки шуңадыр төрле легендалар йөри. Ә чынына килгәндә, безнең коллектив бик тату, артистлар үзара яхшы мөгалләмәдә. Конкуренция, көнләшү дигән нәрсә юк, чөнки һәр актерның үз амплуасы,үз урыны. Труппа зур түгел, рольләр җитәрлек.

Ә инде һөнәремнең башка яклап авырлыгына килгәндә, балаларның бәләкәй чагында кыенрак булгандыр. Аларны балалар бакчасыннан, мәктәптән алырга кирәк, өй эшләрен карарга, түгәрәкләргә йөртергә... Ирем - сәнгать кешесе түгел. Үзенең дә эше бик җаваплы, ул да минем кебек төнгә кадәр калып эшләгән чаклары була.  Балалар үстергәндә барысы да үтә инде ул авырлыкларны. Бәйрәмнәр авыррак үтә бездә. Чөнки артистлар бәйрәмнәрдә гел эштә. Әйтик, гаилә эчендә төрле чараларда җыелгап  бөтен туган-тумача парлап җыела, ә мигнем иптәшемә ялгызына барырга туры килә. Чөнки мин эштә. Мин киләм, ә бәйрәм инде төгәлләнүгә таба... Шундый вакытлар булды. Ничек кенә булмасын ирем мине аңлый, дип уйлыйм.  Бик еш булмаса да, премьераларга, юбилейларга зур-зур чәчәкләр гөлләмәсе белән килеп миңа сюрприз ясый. Матур итеп күңелне күтәрә белә. 

– Гаиләгез белән таныштырып үтегезче.

– Аллаһыга шөкер, гаиләм - түгәрәк. Тормыш иптәшем Рөстәмем, ике улым, ике карлугачым Динисламым белән Даниярым бар. Зур улыма –23, кечесенә 16 яшь. Сәнгать юлын сайламадылар. Олысы нефть университетында читтән торып укый, эшли. Бәләкәй улым әтисенең юлыннан китте. Гаиләле түгелләр әле.

– Юбилеегызны махсус спектакль белән каршы алдыгыз.

-Әйе, Зифа Кадыйрова әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Урланган яшьлек” премьерасы юбилей кичәсенә махсус әзерләнде.  Бенефис спектаклен сәхнәгә режиссер – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Вәлиев куйды, инсценировканы Гөлнур Усманова эшләде. Әсәрнең төп темасы – хатын-кыз язмышы. Нинди генә сынауларга дучар булмый да, нинди генә каршылыклар, сайлау алдында калмый төп героиня. Чиста күңелле, көчле рухлы ханым ахырда үзенең чын бәхетен табуга ирешә.

–Әңгәмәбезне төгәлләп, укучыларга җиткерер теләкләрегез бармы?

– “Мактаулы исемнәре бар, артист” дип, кеше зурлап караса да, күңелем гади минем. Кемгәдер ярдәмем кирәк икән, кулымнан килгәнчә, ярдәм итәргә тырышам. Гомумән, тормышта әйдәп баручы девизым: нинди генә хәл булмасын, кеше булып кал! Шуңа күрә гәзит укучыларга да, тамашачыларга да шуны ук теләр идем. Дөньясы буталчык хәзер, әмма кеше булып калу һәркемнең үзеннән тора. Рәхәт яшәгез, бәхетле яшәгез. Барыбыз да исән-сау булыйк.

- Кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт! Күркәм юбилеегыз котлы булсын, Миңнинур ханым. Тагын күп еллар тамашачыларыгызны сөендереп иҗат итегез!

Эльмира ИБРАҺИМОВА әңгәмәләште

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: