Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
21 декабрь 2022, 13:42

“Арабыздан киткән артистлар рухы шат булсын”

Салават Фәтхетдинов арабыздан киткән артистлар рухына багышлап аш үткәргән.

https://vk.com/public165065820
https://vk.com/public165065820

19 декабрьдә Татарстанның халык артисты Казан шәһәренең “Сәлах” мәчетендә якты дөньядан киткән сәнгать әһелләре рухына багышлап Коръән ашы үткәргән.

“Җыелып килүегезгә рәхмәт! Монда бары иң якын кешеләр генә. Үлгәннәрнең рухы шат булсын!” – дигән теләген җиткерде Салават Зәки улы.

Әйтергә кирәк, аның мондый аш үткәрүе беренчегә түгел. Салават Фәтхетдиновның сәхнәдәш дусларын онытмавын, аларның рухын шатландыруын күпләр мактап телгә алган.

 

Видеодан скрин.
Видеодан скрин
Видеодан скрин.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: