Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
20 декабрь 2022, 18:00

“Нур”лы йөзләр

Сәхнәдәге язмышлар.  

“Нур”лы йөзләр
“Нур”лы йөзләр

Сәхнәдәге язмышлар.

 

Шушы көннәрдә, ягъни 18 декабрьдә, Уфа “Нур” татар дәүләт театрында  уйналган "Фатыйма" драмасы чираттагы тапкыр Зур залда тамашачыларын җыйды. Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган (Гөлнур Усманова инсценировкасы) спектакль тәмамлануга театрның баш режиссёры – спектакльне сәхнәләштерүче Азат Җиһаншин төп рольне башкарган актриса Чулпан Раяновага 4нче Халыкара театрлар фестивале "Сообщение" премиясен һәм билгесен тапшырды.

Коллектив ул фестивальдә узып баручы елның 21-23 октябрендә катнашкан иде.

Хәтерегездә булса, форум Пермь краеның Кудымкар шәһәренең Коми-Пермяк милли драма театрында үтте.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча, актриса “Иң яхшы хатын-кыз роле”  номинациясендә премиягә лаек булды.

Театр сәнгатенә гашыйк һәм аңа бар булмышы белән хезмәт итүче сәләтле актриса Чулпан Илдар кызын дәрәҗәле бүләккә ия булуы белән тәбрик итәбез һәм яңадан-яңа иҗади үсешләр телибез.

“Нур”лы йөзләр
“Нур”лы йөзләр
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: