Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
17 декабрь 2022, 08:45

Мин ышанам Яңа ел могҗизасына!

Тоттым да интернеттагы бер форумда барысын да үземә кунакка чакырдым. “Киләбез!” -диючеләр юк булды. Әмма чынлыкта берүзем сәгать укларының 12гә якынлашканын карап утыра идем...

Мин ышанам Яңа ел могҗизасына!
Мин ышанам Яңа ел могҗизасына!

Яратам мин Яңа ел бәйрәмен. Күпләр ышанмаса да, аның могҗизасына да ышанам. Берничә ел элек иде бу. Әти белән әни дусларына Яңа ел каршыларга китте. Мине дә дусларга барырга үгетләделәр. Әмма дуслар барысы да парлы, ә минем кызым юк. Инвалид мин. Ул елны берсенә дә кушыласым килмәде. Берүзем өйдә Яңа ел каршыларга булдым. Тоттым да интернеттагы бер форумда барысын да үземә кунакка чакырдым. “Киләбез!” -диючеләр юк булды. Әмма чынлыкта берүзем сәгать укларының 12гә якынлашканын карап утыра идем. Көтмәгәндә ишектә кыңгырау чыңлады. Ачсам – бер кыз басып тора. Форумда чакыруны укыган да килгән икән. Бүләк тә алып килгән иде әле –бәйләм башлык белән шарф. Кигәч, кызык кына күренәм ул мин. Ул чакта да рәхәтләнеп көлешкән идек. Әле дә Яңа ел җиткән саен шул башлык белән шарфны алып киям. Быел без чыршы янында өйләнешүебезнең – ике, танышуыбызның өч еллыгын бәйрәм итәбез тула инде.

Яңа елның могҗизасы бар ул, кешеләр. Ышаныгыз сез аңа, ышаныгыз!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: