Мәдәни мохит
16 декабрь 2022, 12:00

“Моңнар кайтсын авылга!”

Хәрәкәт бар икән, димәк, авыл яши!

“Моңнар кайтсын авылга!”“Моңнар кайтсын авылга!”
“Моңнар кайтсын авылга!”

Хәрәкәт бар икән, димәк, авыл яши!

 

Кышкы кичләр озын, көннәре салкын. Ак карга төренгән авылда тып-тын.  Кичен түгел, көндез дә урамда кеше сирәк күренә. Юк-юк та, сыртын кабарткан мәчеләр генә җан-фәрманга чабышып уза– нидер бүлешә алмаганнар. Шәһәр халкын, кем шаяртып, кем чын “эшсез” дип әйтергә яраткан авыл кешеләре үзләре дә бөтен дөнья мәшәкатьләреннән котылып, иркен тын алган мәл бу: каз-үрдәк өмәләре бетте, сугымнар үтте. Шәһәрдә яшәүче балалары түшкә-түшкә, бот-бот итләрне төяп киткән, тиз генә кайтып күренмәсләр, мөгаен.

Күпчелек өйләрдә аена бер пенсия китерүче почта хезмәткәрен генә көне белән санап көтеп алалар. “Алдагы айның пенсиясен дә күрсәк иде”, дип теләүче әби-бабайлар гына калып бара шул кайсыбер авылларда...

Авыл тынып калган. Ләкин бу беренче карашка гына күзгә ташланучы алдакчы тынлык. Кышкы авыл кар астында яткан инеш кебек. Йомшак кына сыпырып җибәрсәң, салмак булса да, тере тавышы – гайрәте җиткәнчә гөрләп агуы ишетелә: ул агым йөгерә-йөгерә алга бара, аның җыры туктарга теләми: авылның сулышы бар, ул яшәргә тырыша. Башлап йөрер, авылдашлар мәнфәгатен кайгыртыр, иминлеген, уңайлылыгын хәстәрләр бер оештыручы булса, аның иртәгәсе бар әле. Шул лидерга кушылып эшләр фикердәшләре табылса, “инеш”нең көче арта.

Урыннарга чыгып, шундый актив карашлы кешеләр белән танышкач, үз авылларыбыз язмышы хәл ителгәндәй, аның кешеләре өчен сөенеп кайтабыз. Хәрәкәт бар, димәк, авыл яши. Авылларда гына туган телне, гәзит- журналларыбызны, әдәбиятыбызны, йола-гадәтләребезне, тарихыбызны берникадәр саклап, үстереп була. Әмма, тел төбемне тойгансыздыр, авыз тутырып, бу кыйммәтләр “яши”, дип әйтә алмыйбыз. Чөнки... чөнки һәр авылның лидеры юк, авылларда туган телебездә әлегә сөйләшсәләр дә, гәзит-журнал укучылар кими, мәдәният һәм сәнгать сүнеп бара. Ә авылларда кешеләр яши бит, яшәячәк тә. Шулай булгач, аларны саклау, анда яшәгән кешеләрнең тормышын яхшырту дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше булудан туктый алмый.

Соңгы елларда әһәмиятле проект буларак кабул ителгән җирле инициативаларга ярдәм итү программасы авыл тормышын бераз яхшыртуга  ярдәм итә. Һәр авылның үз проблемасы бар һәм алар баштан ашкан. ППМИда шуларны билгеләп, хәл итү юлларын ачар дип ышанасы килә.

Бүздәк районының Арслан авылы биләмәсендә яшәүчеләр дә бу проектка кушылырга теләк белдерде. Шушы уңайдан хакимият башлыгы Вәкил Хафизов җитәкчелегендә инициатив төркем төзелгән, халык иң җитди мәсьәләне күтәреп чыккан.

Арслан авыл хакимиятенә Шланлыкул, Иске Богады, Урзайбаш кебек зур авыллар һәм Йолдызлы, Кызыл-Елга, Киязебаш, Иштирәк атамалы гаҗәеп матур табигатьле – чишмәле, таулы, әмма бәләкәйрәк авыллар керә. Шушы сигез авылда 900 хуҗалык бар. Халык саны –1620. Быел җиде янгын кичергәннәр. Бер йорт зыян күргән, калган очракларда чүп, үлән янган.

Шөкер, кешеләр гомеренә зыян килмәгән. Янгыннарны күрше яктан техника чакыртып, уртак көч белән сүндергәннәр, чөнки үзләрендә (8 авылга) 3 тонна су сыйдырышлы 1 берәмлек кенә техника бар, ул да трактор... Ул кайчан килеп җитә? Ут-ялкын аны көтәме? Шул сәбәпле, халык хәвефсезлекне алга куеп, янгын сүндерү машинасын кую өчен җылы бокс, ягъни гараж кирәк дигән карарга килгән. Ә 10 тонна су сыйдырышлы янгын сүндерү машинасын КФХ җитәкчесе Азат Рәүф улы Мөхәммәтгалиев вәгъдә иткән. Менә шул максатлары белән уртаклаштылар безнең белән арсланлылар. Ике арада дуслыкны тагын да ныгыту, Кече ватан язмышына битараф булмаган авылдашларына бүләк ясау максатында авыл хакимияте башлыгы Вәкил Кәшфулла улы гәзит-журналларга язылу ункөнлегендә “Моңнар кайтсын авылга!” акциясен дә уздырырга тәкъдим итте. Безнең дә бу тынгысыз кешеләрне барып күрәсе килде, җитмәсә, кунакка чакырып торганда ник ике уйлап торырга? Шундый җаваплы эшкә алынган күпсанлы гәзит укучы дусларыбыз белән очрашу саваплы гамәл бит.

Җырчы дусларыбыз – Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты, Уфа “Нур” татар дәүләт театры актеры Эльмир Газизуллин, шулай ук җырчы һәм композитор, моң чишмәсе, милли мәдәният дөньясының фидакарь хезмәткәре, шушы көннәрдә 55 яшен тутырып куйган гүзәл ханым Резеда Сабитова киләсен алдан хәбәр итеп, сөенечле хәбәрләр юлладык.

Авыл халкы кайчан да өмет белән яшәгән. Ә “Өмет”гәзите яши икән, димәк, авыллар да яши дисәм, хилафлык юктыр. Бүздәк якларында  укучыларыбыз саны “шөкер” дип әйтерлек. Шланлыкул авылы мәдәният йортында нәкъ шундый актив дусларыбыз көтә иде.

 Шланлыкул авыл мәдәният йорты урнашкан бина 2010 елда кулланылышка тапшырылган комплекслы үзәк булып чыкты. Ике катлы, сыйфатлы итеп төзелгән бу бинада бүген клуб кына эшли. Авылда 18 яшькә кадәр 52 бала бар. Үзәкнең икенче катында кайчандыр башлангыч сыйныф укучыларның шат авазы яңгыраган. Хәзер исә – анда моңсу тынлык.  Хәтта тәрәзәдән балкып баккан кояш нурлары да җансыз булып тоела, үзләрен учларына алып уйнаган малай-кызларны эзлидер кебек. Шланлыкул балалары хәзер Иске Богады авылы мәктәбенә йөреп укый икән. Ә авылда яшьләр ярыйсы күп. Киләчәктә ничек булыр, бәбиләр туармы? Тусыннар иде. Мәктәп ачылып, яңадан шат авазларга күмелсен иде.

Вәкил Кәшфулла улы җитәкчелегендә һәм аның ярдәмчеләре тарафыннан оештырылган бу эшләр авылны саклап калуга юнәлтелгән, аларның дәвамы булырга тиеш. Бүздәклеләр уңган, тырыш  һәм чырыш халык – дөнья көтә беләләр. Күрше-тирә районнары белән ярышып яши алар, матур көндәшлек алырлык нигез бар бит. Билгеле шәхесләр, сәнгать осталары, язучылар, әдипләр биргән як бит ул. Билгеле шагыйребез һәм журналист Фәрит абый Габдрәхим – Арсланның горурлыгы. Урзайбаш егете – Илдар Шәрипов – композитор, халкыбызга җыр-моңнар бүләк итеп яши, туган авылында үсмерләргә  Яңа ел бәйрәмен оештыруда ярдәм итә. Аның туганы Илмир Шәрипов узган сабантуйның матди чыгымнарын үз өстенә алып, якташларына зур бәйрәм ясаган. Башкалар аңа кушылган. Ил төкерсә – күл җыела, диләр. Шушы көннәрдә генә изге күңелле ир-егет Самат Канзафаров исә 3 гаиләгә “Өмет”гәзитен бүләк итеп яздырган. Бу да зур, яхшы эш. Авылны анда яшәүчеләр генә түгел, шунда кендек каны тамган, тәүге адымнарын ясаган, туган нигезе чакырып торган уллары һәм кызлары берлектә саклый, шулай нәтиҗәле була. 

Табигатьнең хозур урынында урнашкан, серле чишмәләр иле, уңган кешеләр ватаны булган авылларны берләштергән Арслан авылы хакимиятенә караган авыл кешеләренең тырышлыклары бушка китмәсен, ниятләренә ирешсеннәр!

 Инде тагын күңелле очрашу мизгелләренә кайтып, күңелдә җылы тәээсоратлар калдырган дусларга, ул көнне Шланлыкул мәдәният йортына килгән якташларга рәхмәт җиткерәсе килә. Салкынча көн торса да, көндезге эш вакыты булса да, халык чакыруны кабул иткән, очрашуга теләп килгән иде. Тамашачыларыбыз Эльмир Газизуллинның берчә уйландыргыч, берчә дәртле җырларын кайнар алкышларга күмеп, кушылып җырлап утырды.  Эльмир дустыбыз шушы көннәрдә генә ике республиканың атказанган артисты дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды. Театрда йөзеп эшләүче актер менә шундый очрашуны сагынып та киткән булгандыр., ул тамашачы белән ихлас аралашып, җырлап, күңелләрен ачты. Рәхмәт, Эльмир. Яңа биеклекләр яуларга язсын!

 Ә Резеда Сабитова барысы өчен дә ачыш булды. Үзе көйләр иҗат итүе, моңлы итеп җырлавы, сәхнәдә үзен тотышы күңелләрен арбады! Резедага үзенең юбилей шатлыгын тамашачы белән уртаклашканы өчен дә зур рәхмәт. Тагын да иҗади уңышлар, гаилә бәхете телибез. Әнисе эшен дәвам итеп, җыр сәнгатен сайлаган Илсурга да уңышлар телибез. Илсур Сабитов бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында җырлый. Менә шундый сәләтле егет әнисе дә ул Резеда Сабитова!

Гәзит укучы – тамашачы дусларыбыз белән җылы аралашу очрашуның иң тирән мәгънәсе булды. Бүләк китаплар, җитеп килгән 2023 елга махсус эшләнгән, “табадан гына төшкән” календарьләр “кайнар пәрәмәч” кебек таратылып бетте. Шушы дуслык күперләре ныклы булсын, дуслар. Арсланлылар, зур максатларыгызга ирешеп, имин яшәвегезне телибез. Уңышлар бер-бер артлы килеп торсын. Сезнең якты, җылы йортларыгызга яңа елда да “Өмет” килеп, тагын да матур эшләргә рухландырып торсын, кышкы салкыннарны, караңгы төннәрне генә түгел, тормышның караңгы якларын да урап узарга ярдәм итсен “Өмет”, Иншәә Әллааһ.

“Моңнар кайтсын авылга!”
“Моңнар кайтсын авылга!”
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас