Мәдәни мохит
15 декабрь 2022, 10:51

Рухият дөньясы

Рәссам иленә рәхим итегез!

Рухият дөньясыРухият дөньясы
Рухият дөньясы

Рәссам иленә рәхим итегез!

 

Рәсем сәнгатен һәм иҗат осталыгын бәяләүче дуслар. Сезнең игътибарга сөенечле хәбәр.

20 декабрь көнне 16 сәгатьтә Милли музейда Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Гыйлем улы Шәйхетдиновның шәхси күргәзмәсе ачыла.

Бу рәссамның иҗат елларында оештырылган иң күләмле күргәзмәләреннән 46нчысы булыр.
Ә Вәкил Гыйлем улы катнашкан күргәзмәләр бихисап. Иң зурларыннан берсе – 1998 елда Мәскәүнең рәссамнәр йортында, 2021нче елда - Уфа художество галереесында һәм 2021 елда Казан кирмәнендә "Хәзинә" галереясының 4 залында үткәннәре аерым билгеләнә.

"Хәзинә"дә үткәне иң зәвыклы, матур урнаштырылганы, дип билгели рәссам. Зал  да, җиһазлар да күргәзмәне тагын да затлырак итеп күрсәткән.

Ә бу юлы Уфада ачыласы күргәзмә Башкортстан Башлыгы гранты буенча оештырылган. Ул Урал-батыр эпосында тасвирланган Башкортстан табигатенә багышлана.

 

Рухият дөньясы
Рухият дөньясы
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас