

Русия халыкларының мәдәни мирасы елы һәм Башкорт теле көне уңаеннан 14 декабрьдә Уфада башкорт милли костюмы осталарының “Тамга” III Халыкара конкурсының иң яхшы эшләре күргәзмәсе ачыла.
“Тамга” проекты, гадәттәгечә, конкурс нәтиҗәләре буенча Башкортстан Республикасы Милли музее залларында җиңүчеләр эшләрен бер мәйданчыкта җыя. Өч ел эчендә проектта меңгә якын конкурсант катнашкан – бу өч меңнән артык костюм.
Быел күргәзмәдә Уфа, Мәскәү, Ишембай, Учалы, Курган шәһәрләре, Чиләбе һәм Ырынбур өлкәләре, Әбҗәлил, Бөрҗән, Балакатай, Дуван, Зианчура, Кырмыскалы, Мәчетле, Нуриман, Учалы районнарыннан проект финалистларының, оста-әзерләүчеләрнең, костюмнар буенча рәссамнарның, дизайнерларның һәм стилистларның эшләрен күрергә мөмкин булачак.
Күргәзмә 2023 елның гыйнвары уртасына кадәр Башкортстан Республикасы Милли музеенда дәвам итәчәк.