Бер күрешер өчен килдек без.
Башкалабыз Уфада зур илебезнең татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләренең эшлекле сәфәре дәвам итә.
Ике көнлек тыгыз һәм мавыктыргыч программага республиканың әйдәүче вакытлы матбугат чаралары, атап әйткәндә, “Кызыл таң” һәм “Өмет” редакцияләре эшчәнлеге белән танышу да кертелгән иде.
Бу чара Башкортстан Хөкүмәте дәрәҗәсендә килешенеп оештырылды. Кунакларны кайда барсалар да җылы каршы алалар. Туганнарча, дусларча мөнәсәбәтләр, тугандаш халыкларның матур аралашып яшәве күпмилләтле илебездә, республикабызда милли сәясәтнең дөрес юнәлештә алып барылуын раслый.
“Өмет” редакциясендә узган очрашуда гәзитнең баш мөхәррире Рәдис Ногманов кунакларны басманың тарихы, бүгенге эшчәнлеге, коллектив белән таныштырды.
Кунаклар арасында “Өмет”не чыга башлаган елларында ук укыган, язышкан дуслар да булуы ачыкланды. Рәдис Гыйльван улы кунакларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Бөтендөнья татарлары конгрессының башкарма комитеты Рәисе Данис Шакиров тәбрикләү сәламен җиткерде. Очрашу азагында ике як та истәлекле бүләкләр белән алмашты.
Кунаклар арасында Уфага беренчегә килүчеләр дә бар иде. Алар бирегә зур дулкынлану белән юллануларын, Башкортстан башкаласының гүзәллеген һәм биредә яшәүче халыкның кунакчыллыгын билгеләде.
Бу чара хакында тулырак мәгълүматны “Өмет” гәзитендә җомга көн кич белән укырсыз, дуслар!