

Ватан кайда башлана?
Ватан – ул, мөгаен, синең гаиләң, якыннарың, дус малайлар һәм кызларыңнан башланадыр. Ә бәлки ул син туган телеңдә укыган беренче юллардан һәм синең зур халыкның бер өлеше, вәкиле булуыңны аңлаудан үзеңне шул зур тарихның бер өлеше булуын аңлаудан башланадыр?
Ватан дигәндә, һәркем үзенчә, ни хакындадыр уйлый башлый. Шул вакытта күкрәк турында нидер чеметеп куйса, шулдыр ул Ватанны белү, зурлау, сөю хисе.
Уфаның китапханәләр челтәре: Ленин районы – 10 һәм 14, Дим районының – 13, 25 һәм 35, Октябрь районының –15, 16, 26, Совет районының – 6, Калинин районының 32, 49 санлы китапханәләре 10 санлы китапханә базасында «Башкортстан Республикасы халыклары иҗатында Ватанга мәхәббәт” темасы буенча очрашу уздырды.
Чагу һәм дустанә мөнәсәбәттә үтте чара. Моңа аптырыйсы да түгел, чөнки безнең республикабызда йөзләгән милләт кешесе дус һәм тату булып бер максатта яши. “Чагу мәдәниятләр гөлләмәсе” иҗади күргәзмәсе бу чараның эчтәлеген баеткан.