

Уфаның 450 еллыгын яңа кыяфәттә каршы алачак юбилей объектларының берсе – Башкорт дәүләт курчак театры. Аны яңарту эшләре федераль һәм республика финанславы ярдәмендә башкарыла һәм графикка ярашлы бара.
“2024 елның язында заманча һәм күркәм театрны файдалануга тапшырырга ниятлибез. Проектта - театрның иске бинасын реконструкцияләү, 135 урынлык бәләкәй зал, конференцияләр, репетицияләр өчен заллар, остаханәләр, хезмәткәрләр бүлмәләре өчен 4 катлы янкорма төзү. Иске бинада исә 300 урынлык зур зал булачак. Башкорт курчак театрының Русиядә тәүге милли курчак театры икәнен күпләр белеп тә бетермидер әле. Хәзер без ул иң матур театрларның берсе булсын өчен тырышабыз», — дип язды Радий Хәбиров социаль челтәр битләрендә.