

Иҗат – мәңгелек!
2019 елдан Башкортстан Республикасы Башлыгы Указы белән 14 декабрьдә Башкорт теле көне билгеләп үтелә, аның максаты – башкорт телен саклау, яклау һәм үстерү.
Бәйрәм бөек шагыйрь һәм мәгърифәтче, республика тормышында зур урын тоткан шәхес Мифтахетдин Акмулланың туган көненә багышлана.
Акмулланың тормыш һәм иҗат тарихы сәхнәдә берничә тапкыр гәүдәләндерелде һәм күп кенә әдәбиятчылар әсәрләрендә чагылыш тапты.
"Акмулла" спектакленең премьерасы 2022 елның 14 декабрендә Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының зур сәхнәсендә үтәчәк.
Спектакль тамашачыларга М.Акмулланың нәсихәтләренә, кобаирларына, шигырьләренә һәм 19 гасыр ахыры – 20 гасыр башы иҗатчыларының мирасына яңача карарга тәкъдим итә.
Спектакльнең режиссеры – Башкортстанның атказанган сәнгать хезмәткәре, Ш. Бабич исемендәге премия лауреаты Рөстәм Хәкимов.
Спектакль башкорт телендә бара.