Мәдәни мохит
3 декабрь 2022, 09:31

Дамира Сәетова - халык артисты!

Котлыйбыз! 

Роман Шумный.Роман Шумный.
Фото:Роман Шумный.

1 декабрь көнне Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә легендар шәхесләребез Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин иҗатына багышланган "Ике аккош" Бөтенроссия музыкаль конкурсының гала-концерты узды. 9 ел дәвамында Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылып килгән бу чара Башкортстан үзешчәннәрен генә түгел, ә хәзер инде күрше төбәкләрдән, башка илләрдән да музыка уен коралларында уйнаучыларны һәм җырчыларны берләштерә. Әлеге чарада Уфа "Нур" татар дәүләт театры артистлары да һәрвакыт актив катнаша. Фестивальнең мәртәбәле жюрие составында Уфа "Нур" татар дәүләт театры директоры, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирзәт Габидуллин да булды. Быелгы "Ике аккош"ның гала-концертын алып баручылар: Башкортстаның халык, Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетова һәм Азат Вәлиуллин фестивальнең дәрәҗәсен тагын да күтәрделәр. Башкортстанның атказанган артисты Эльмир Газизуллин тамашачыны моңлы җырлары белән сөендерде.

Бу чарада  "Нур" театры артистлары югары дәүләт бүләкләре белән билгеләнде. Дамира Сәетовага - Башкортстанның халык артисты, ә Эльмир Газизуллинга Башкортстанның атказанган артисты исемнәре бирелде. Аларны Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Премьер- министры урынбасары Ирек Сәгыйтов бүләкләде.
Хезмәттәшләребезне чын күңелдән тәбриклибез!

Чыганак: vk.com/ufanurteatr

Дамира Сәетова - халык артисты!
Дамира Сәетова - халык артисты!
Читайте нас